27-нче сентябрьдә Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы күпчелек йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Ксения Швецова). Җомга көнне, 27-нче сентябрьдә, Казанда Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы күпчелек йортларда су белән тәэмин итү туктатылачак. Су якынча 30 сәгать булмаячак, бу вакыт эчендә «Водоканал» хезмәткәрләре Волжский су алу җайланмасында бик арматура эшләрен башкарачак. Мондый хәлләр су каналларының эшен хроник финансламау һәм җиһазларның нык искерүе аркасында килеп чыга, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы ремонт эшләренә җентекләп әзерләнергә, барлык халыкка планлаштырылган туктатып тору турында хәбәр итәргә һәм торак йортларга, социаль өлкә объектларына үз вакытында су китерүне оештырырга кушты.
Ремонт эшләренең төп күләме ял көненә – шимбә көненә планлаштырылган
«Кызганычка каршы, бу хәл - хроник финанслап бетермәүнең турыдан-туры нәтиҗәсе», - диде И.Метшин. Ул искә төшергәнчә, 2014 елда бөтен ил буенча су белән тәэмин итү тарифына инвестицион өстәмәне гамәлдән чыгару турында хөкүмәт карары кабул ителгән. «Әлеге карарны кабул иткән кешеләр су белән тәэмин итү бәясен киметү турында хыялланган иде, ләкин бу чынга ашмады, куллануга тапшырыла торган торак санын берничек тә арттырмады. Шулай да су каналларының биш ел эчендә ремонтлап бетерелмәве бар, - диде Мэр. - Казан буенча гына да ул миллиардлар белән исәпләнә. Кайда юка, шунда ертыла да. Бездә әле «Водоканал» ышанычлы, даими рәвештә капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләрен башкарабыз. Карар яңадан каралыр дип өметләнәбез».
Су белән тәэмин итүне өзү 1969 елда чыгарылган бик арматурасын алыштыру зарурилыгы белән бәйле, ул вакытта планлы тикшерү үткәргәндә чуен корпусында ярыклар булуын ачыклаганнар, дип искәртте «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Андрей Егоров. Су 1788 күп фатирлы торак йортта, 10 мең шәхси йортта һәм 800 социаль өлкә объектында туктатылачак. Тагын 300 күп фатирлы торак йортта һәм социаль өлкәнең 70 объектында су басымы кимиячәк.
Су белән тәэмин итү туктатылачак яки су басымы киметеләчәк торак йортларның һәм социаль объектларның тулы исемлеге биредә урнаштырылган. Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарын су белән тәэмин итү гадәти режимда башкарылачак.
Эшләрнең төп күләме шимбә көненә планлаштырылган. Су белән тәэмин итү 30 сәгатькә туктатылачак, шуларның 6 сәгатендә – торбаларны судан арындырып тору, 18 сәгатендә – төзекләндерү эшләрен башкару, 5 сәгатендә - юдырту, системаны зарарсызландыру һәм гидравлик режимны көйләү. «Хәзер без су сүндерү кагылачак йортларда яшәүчеләргә хәбәр итәбез. Барлык кирәкле хезмәтләргә һәм күзәтчелек органнарына хәбәр җиткерелгән», – дип билгеләп үтте А.Егоров. Су тукталачак районнарда 50 махсус техника ярдәмендә эчә торган һәм техник су китереләчәк.
Су белән тәэмин итүне туктатып торудан файдаланып, «Водоканал» параллель рәвештә 12 бик арматурасын төзекләндерү, 30-дан артык янгын гидрантын алыштыру буенча эшләр башкарачак. Моннан тыш, терәк станцияләрдә насос җиһазларын автоматлаштыру системасын алыштыру һәм төзекләндреү планлаштырыла. «Гомуми вакыт аралыгында өстәмә эшләр башкару сүндерүгә тәэсир итми», - дип ассызыклады спикер.
Бу чорда, су ташу машиналарыннан тыш, барлыгы 150 белгеч һәм 50 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Су алу җайланмасында 50 кеше һәм 10 берәмлек техника эшләячәк. Авария-диспетчерлык хезмәте һәм «Водоканал»ның башка бүлекчәләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
«Халыкның әлеге хәлгә аңлап якын килүләрен һәм алдан ук су запасын җыеп куюларын сорыйбыз», - дип өстәде А.Егоров.
10 медицина учреждениесе территориясендә су өчен резервуарлар урнаштырылачак
Су туктатылу территориясенә шәһәр халкына кичектергесез ярдәм күрсәтә һәм тәүлек буе эшли торган 12 стационар, шул исәптән өлкән яшьтәге алты күппрофильле стационар (аларның икесе составында – ике бала тудыру йорты), тәүлек буе эшли торган өч балалар стационары һәм сугыш ветераннары өчен госпиталь эләгә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Гөлсинә Хуҗиева хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә су белән тәэмин итү системасына даими рәвештә су бирү өчен насосларны тоташтыру буенча дәвалау оешмаларының техник мөмкинлегенә анализ ясалган. Мондый мөмкинлеккә ике зур стационар ия - Чуйков ур., 54-56 адресы буенча урнашкан бала тудыру йорты булган 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе һәм Гагарин ур., 54 һәм 121 адресы буенча урнашкан бала тудыру йортлары булган 16-нчы номерлы шәһәр хастаханәсе стационары.
«Калган стационарлар территориясендә техник һәм эчәргә яраклы су белән тәэмин итү өчен биш куб метрлы ике резервуар урнаштырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Г. Хуҗиева. - Өч стационарга аеруча игътибар итәргә кирәк: 11-нче номерлы шәһәр хастаханәсе, 1-нче номерлы балалар хастаханәсе һәм 7-нче номерлы балалар хастаханәсе - алардагы пациентлар өчен ризыклар азык-төлек блокларында әзерләнә. Аларга эчәргә яраклы суны өзлексез китерүне оештырырга кирәк».
«Водоканал» һәм Сәламәтлек саклау идарәсе киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча дәвалау учреждениеләрен су белән тәэмин итү өчен җаваплы координатор билгеләнде. Җаваплы хезмәткәрләр шулай ук һәр медицина учреждениесендә билгеләнде, контроль баш табибка йөкләнде.
«Ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүгә килгәндә, Авиатөзелеш районының 12-нче номерлы шәһәр хастаханәсендә 28-нче сентябрьгә өч профиль буенча маршрутизацияне үзгәртү турында тәкъдимнәр әзерләнде: хирургия, травматология, лор, - диде Г.Хуҗиева. - Бу хакта алдан ук шәһәрнең стационарларын һәм ашыгыч медицина ярдәмен кабул итүчеләр хәбәр итәчәк. Бүген кабат киңәшмәдә тагын бер кат һәр стационар буенча аерым сөйләшәбез, су белән резервуарлар урнаштыру өчен мәйданчыкларны ачыклаячакбыз».
Укучылар 28-нче сентябрьдә экскурсияләргә һәм спорт чараларына китә
Су белән тәэмин итүне 83 мәктәптә, 159 балалар бакчасында һәм 16 өстәмә белем бирү учреждениесендә туктатачаклар. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, Казан мәктәпләрендә бу көн сәламәтлек һәм мәдәният көне дип игълан ителәчәк. Шулай итеп, укучылар ГТО нормаларын тапшыруда, спорт уеннарында һәм күчмә мәдәни-массакүләм чараларда катнашачак. «Мәдәни көндәлек» мәдәни-мәгариф проекты кысаларында укучылар педагоглар белән берлектә кино, музей, театр, китапханәләрдә булачак.
Планлаштырылган су сүндерүгә әзерлек эшләре барлык җитәкчеләр белән берлектә алып барыла, Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җитәкләгән махсус штаб булдырылды, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. «Торак фондның яртысында һәм социаль объектларда 30 сәгатькә су туктатылу - җитди сынау, без аңа җентекләп әзерләнәбез. Нигездә, мондый регламент эшләре өч тәүлек эчендә башкарыла, әмма без аларны эш сыйфатын югалтмыйча 30 сәгатькә кадәр кыскарттык. Җомга көнне барысы да тулы әзерлектә булсын өчен, тагын бер кат әзерлек эшләрен игътибар белән башкаруыгызны сорыйм».
Планлы карап чыгу һәм ярыкларны вакытында ачыклау авария хәлен булдырмаска мөмкинлек бирде, болар башкарылмаган булса - суны туктатып тору күпкә күбрәк вакыт алыр иде, дип өстәде шәһәр башлыгы. Ул төзекләндерү планлаштырыла торган җиһазларга инде 50 ел булуын искәртте. «Капиталь төзекләндерү 2021 елга билгеләнгән иде, әмма металл безне көтеп тормады».
Соңыннан И.Метшин төзекләндерү эшләренә җентекләп әзерләнергә, йортларга һәм социаль өлкә объектларына үз вакытында су китерүне оештырырга һәм шәһәр халкына планлаштырылган сүндерүне хәбәр итәргә чакырды. «Барлык ресурсларны мобилизацияләвегезне һәм билгеләнгән вакытка эшләрне башкаруыгызны сорыйм», - дип ассызыклады Мэр.