Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына ел саен әйтелә торган юлламасында республика үсеше өчен ориентирлар билгеләнде, диде Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына ел саен әйтелә торган юлламасы белән чыкты. Казан Мэры Илсур Метшин, юллама турында фикерләрен белдергәндә, авыр икътисади шартларда республикада гамәлдә булган социаль программаларның әһәмиятен һәм яңаларының барлыкка килү мөһимлеге билгеләп үтелде, диде.
“Без ишеткәннәрнең иң мөһиме: дәвам иткән санкцияләр, дөнья икътисадының турбулентлыгы шартларында Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә, - диде Казан Мэры. – Бик күп төзелешләр, программалар, шул исәптән республика башкаласын, Казанда да, РФда охшашлары булмаган программалар гамәлгә ашырыла. Аларның барысы да мөһим. Безгә алар бик кирәк иде”. Киләсе елга республикада шәһәр яны балалар лагерьларын яңарту буенча 3 еллык программа старт ала. И.Метшин сүзләре буенча, республика программалары республиканың социаль сәясәтенең төрле юнәлешләрен үз эченә ала, һәм аларның башында ТР Президенты тора.
“2019 ел безнең өчен бик мөһим – бу республикабызның 100 яшьлеге елы, без WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итәбез. Әлбәттә, безнең тәҗрибәбез бар, әле генә футбол буенча дөнья чемпионаты гөрләп узды, - диде шәһәр башлыгы. – Һәр яңа чара – җаваплылыкның яңа дәрәҗәсе, яңа масштаб һәм, иң мөһиме, шәһәрдә калачак яңа компетенциияләр. Шуңа күрә без куелган бурычларны үтәргә әзер”.
Искәртергә кирәк, бүген Рөстәм Миңнеханов 2019 елны Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан итте.
С.Сәйдәшев ис. Зур концертлар залында үткән чарада ТР Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, учреждениеләр һәм предприятиеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б. катнашты – барлыгы 600 кеше.