Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2024, 12:13

Илсур Метшин РФ президентының юлламасы турында: «Без ил алдында торган проблемаларны хәл итү буенча төгәл эзлекле программа ишеттек»

Казан мэры фикеренчә, яңа илкүләм проектлар халыкның керемнәрен арттыруга, гражданнар иминлеген тәэмин итүгә һәм гаиләләрне ныгытуга ярдәм итәчәк

Фото: Денис Гордийко

Бүген аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин Россия президентының РФ Федераль Җыенына юлламасы турындагы фикере белән уртаклашты.

«Россия президенты юлламасы барыбыз өчен дә, һичшиксез, узган атнаның төп вакыйгасы булды. Юллама шулкадәр зур, күпкырлы, глобаль иде – һәр тыңлаучы анда үзен борчыган сорауларга җавап тапкандыр, дип уйлыйм. Мин әлеге чарада беренче тапкыр гына катнашмыйм, әмма монысын һәр яктан үзенчәлекле дип атарга мөмкин. Ил алдында торган проблемаларның җентекләп өйрәнелгән булуын күрдек, ә иң мөһиме – аларны хәл итү буенча төгәл эзлекле программа ишеттек. Президент төбәкләргә җитди игътибар бирде», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин президент юлламасында яңгыраган төбәкләрнең социаль һәм коммуналь инфраструктурасына кертемнәр буенча масштаблы планнарны югары бәяләде. Коммуналь инфраструктура кредитларына гына да якынча 4,5 трлн сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Әлеге ярдәм, мэр фикеренчә, дистә еллар дәвамында, шул исәптән Казанда да, җыелып килгән проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, аларны капиталь ремонтлау дәвам итәчәк. Безнең өчен мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе – коммуналь инфраструктура: тузган челтәрләр, канализация һәм җылылык үткәргечләре. Шигем юк, дистә еллар дәвамында тупланган күп кенә проблемаларны президент юлламасыннан соң хәл итә алачакбыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Татарстанда һәм республика башкаласында шәһәр халкының фикерләрен һәм теләкләрен турыдан-туры исәпкә алу нигезендә формалаша торган стратегик үсеш программасы уңышлы төзелгән. Бу юнәлештә эш камилләштереләчәк һәм дәвам иттереләчәк, дип белдерде шәһәр мэры.

Федераль Җыенга юллама барышында балалы гаиләләргә моңарчы күрелмәгән ярдәм, гражданнарның сәламәтлеген саклау программасы һәм яңа биш («Гаилә», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады») илкүләм проектка старт бирелү кысаларында башка яңалыклар турында игълан ителде. Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, аларны гамәлгә ашыру халыкның керемнәрен арттыруга, гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә һәм гаиләләрне ныгытуга ярдәм итәргә тиеш.

«Теләк булу һәм эшне системага салу гына аз, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә ярдәм кирәк, дип һәрвакыт әйтә килдек. Шуңа күрә күп мәсьәләләр хәл ителә башлар дигән өмет бар. «Россияне үстерү һәм төзү» программасы бөтен ил өчен, шул исәптән Казан өчен дә бик мөһим. Безне, хөрмәтле хезмәттәшләр, киләчәктә дә шәһәр халкы иминлеге хакына уртак, иҗади һәм кызыклы эш көтә», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 04.03.2024
Барлык яңалыклар