Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2024, 12:07

Илсур Метшин беренче «Әйбәт!» балалар фестивале турында: «Яхшы традициягә әйләнер дип өметләнәбез»

1 нче июньдә «Татнефть Арена»да 10 меңнән артык яшь казанлы җыелачак

Фото: Денис Гордийко

Беренче «Әйбәт!» балачак фестивале Казанда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иң масштаблы вакыйга булачак. 1 нче июньдә «Татнефть Арена»га 10 меңнән артык яшь шәһәрле җыелачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

«Әйбәт!» зур балачак фестивале – бу елның яңалыгы, – дип билгеләп үтте мэр Илсур Метшин. – Шәһәребездә халыкның якынча дүрттән бере – кадерле һәм яраткан балаларыбыз. Алар өчен мәктәпләр, балалар бакчалары, шәһәр яны лагерьлары, яшүсмерләр клублары, спорт объектлары, яшьләр үзәкләре төзибез, ишегалларын төзекләндерәбез. Шунысы сөендерә, алар өчен төзелгән һәр нәрсәдә тормыш кайный».

Илсур Метшин 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру белән бәйле хатирәләрен яңартты. Ул вакытта, ярышларның үзләреннән кала, ачылу һәм ябылу тантаналарын да онытылмаслык итеп оештыру бурычы куелган.

«Дустыбыз һәм хезмәттәшебез Игорь Крутойга, бию коллективларына Казан балалары һәм үсмерләре мөмкин кадәр күбрәк җәлеп ителсен иде, дип мөрәҗәгать иттем. Без бу хакта ике ел алдан килештек. Директорлык корпусына, мәгариф, шул исәптән өстәмә белем бирү учреждениеләренә мондый коллективларны максималь санда җыю йөкләмәсе бирелде», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, соңгы 10 елда «Озын тәнәфес» фестиваленә кушылган мәктәпләр саны да арткан, ә бию коллективларының сыйфат дәрәҗәсе үскән. Балалар талантларын камилләштерәләр, сәхнәдән курыкмыйлар һәм фестивальләрдә актив катнашалар, дип ассызыклады мэр.

«Казан бию, балачак фестивален үткәрергә булдык. Ул яхшы традициягә әверелер дип өметләнәбез. «Әйбәт!» атамасын бию коллективлары җитәкчеләре үзләре тәкъдим итте. 1 нче июньдә биергә яратучы балаларны, яшүсмерләрне карарга чакырабыз», – дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.

Чарада барлык тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен зур мәдәни-күңел ачу программасы көтә: яшьләр сәясәте учреждениеләрен тәкъдим итү, уеннар, мастер-класслар һәм башка активлыклар.

Фестивальдә «Шарм» эстрада шоу-театры, «Дорога из города» бию театры, «Без нот» хоры, «Казан» бию ансамбле студиясе, «Кристалл» шоу-балеты, «Мгновение» бию театры һәм башка коллективлар катнашачак. Алар үзләренең иң яхшы номерларын «Пицца» төркеме, ТРның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина, Мәскәүнең «Домисолька» музыка театры белән бер сәхнәдә башкарачак.

Диана Жиленкова

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.05.2024
Видеорепортаж
27.05.2024 12:48
«Әйбәт!» балачак фестивале 10 меңнән артык малай һәм кызны җыячак
Барлык яңалыклар