Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2019, 10:53

Илсур Метшин цифрлы тапшыруларга күчү турында: «Бу яңалык телевизоры булган һәр фатирга кагылачак»

14-нче октябрьдә республикада цифрлы телевидениегә күчүнең дүртенче этабы башлана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Ксения Швецова). Инде бер атнадан, 14-нче октябрьдә, республикада цифрлы телевидениегә күчүнең дүртенче этабы башлана. Әгәр яшәүчеләр аналог форматта 10 телеканалга кадәр бушлай карый алса, хәзер алар цифрлы сыйфатта 20 каналны бушлай карау мөмкинлегенә ия булачаклар.

Бүгенге көндә Казан цифрлы эфир тапшырулары сигналы белән 100%-ка колачланган. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына планлаштырылган үзгәрешләр турында хәбәр итәргә һәм шәһәрлеләргә цифрлы сигналны кабул итү өчен җиһазлар урнаштыруда ярдәм итәргә кушты.

Казанда 22 мең цифрлы приставка сатканнар

Цифрлы тапшыруларга күчүнең ничек башкарылуы турында Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов үз докладында искәртте. Телевизор экраннарында «Первый», «Россия-1», «НТВ», «Пятый канал» кебек федераль каналлар логотибы белән янәшә тамашачылар «А» хәрефен күрсә, бу аналог тапшырулары дигән сүз, дип билгеләп үтте ул. Бу очракта цифрлы тапшыруларга күчү өчен телевизорның цифрлы стандарт булуын ачыкларга кирәк - әлеге мәгълүматны телевизор паспортында яки маркалы һәм телевизор моделе атамасы буенча радиотелевизион тапшыру үзәге сайтында табарга мөмкин.

Әгәр телевизор цифрлы стандартны хуплый икән, аны телевидение кабул итүнең гомумйорт системасына тоташтырырга кирәк. Әгәр телевизор цифрлы стандартны хупламаса, цифрлы приставка сатып алырга кирәк.

Коллектив телевидениене кабул итүнең гомумйорт системасы булган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр цифрлы телевидениегә ялгануга «Ачык Казан»га гариза бирә ала.

«Шул ук вакытта шәһәрдә проектларына күмәк кабул итү челтәрләре, шулай ук халык күмәк кабул итү системасын кулланудан баш тарткан йортлар кертелмәгән күпфатирлы йортлар бар, - дип билгеләп үтте Р.Ханнанов. - Бу йортларда гомуми йорт антенналары торгызыла яки төзелә».

Цифрлы тапшыруларны кабул итү һәм көйләү буенча инструкция kzn.ru порталында урнаштырылган. Хәзерге вакытта Казанда сәүдә челтәрләре һәм почта бүлекләре 22 мең санлы приставка сатты, дип хәбәр итте Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы.

Халыкның социаль якланмаган категорияләренә цифрлы приставкалар һәм антенналар сатып алуга компенсация бирелә.

445 волонтер көн саен казанлыларга «цифрны» көйләүдә ярдәм итәчәк

Күп кенә шәхси йортларда да антенна урнаштырырга кирәк булырга мөмкин. Бүген, Р.Ханнанов сүзләренә караганда, 49 мең шәхси йорт хуҗалыгының 4145-е аналог телевидениесе карый. «Әлеге йортларда яшәүчеләрнең телевизорлары 2012 елга кадәр чыккан булса, приставка сатып алырга кирәк, - диде Р.Ханнанов. - Шулай ук антеннаны тикшерергә кирәк: әгәр ул метрлы икән, аны - дефиметрлыга, ә иң яхшысытөрле дулкыннарга алыштырырга кирәк. Без бистәләрдә яшәүчеләргә җиһазларны алдан ук көйләргә киңәш итәбез».

Җиһазларны көйләүдә шәһәрлеләргә махсус өйрәтелгән волонтерлар ярдәм күрсәтә. Бүген болар рәтендә 279 кеше бар, алар шәһәр халкына консультация бирә һәм, кирәк булган очракта, өйләренә килә. Волонтерларны туплау һәм укыту дәвам итә - 10-нчы октябрьдән 445 волонтер көн саен «цифрларны» көйләүдә ярдәм күрсәтәчәк, дип хәбәр итте Р.Ханнанов.

Волонтерларның барысы да махсус кием кигән һәм таныклык алган, шулай ук транспортның барлык төрләрендә дә йөрү өчен билет алган.

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләргә «цифр»га күчү турында мәгълүмат җиткерүне дәвам итәргә һәм шәһәр халкына аналоглы тапшыруларны өзәргә әзерләнергә ярдәм итәргә кушты. «Бу яңалык телевизор булган һәр фатирга кагылачак, - диде ул. - Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе зур эш башкарды, монда катнашучыларга, бигрәк тә волонтерларга рәхмәт белдерәсем килә. Аларга алга таба да, кирәкле адрес буенча барып, ярдәм күрсәтергә әзер булырга кирәк. Җаваплы, зур эш бу, аны республика башкаласы дәрәҗәсендә лиеклы итеп эшләргә кирәк».

Цифрлы тапшыруларга күчү IP-телевидение, спутник һәм кабельле телевидение түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук телевизор экраннарында «А» хәрефе булмаган эфир телетапшырулары абонентларына кагылмаячак. Телевизорның цифрлы сигнал кабул итү-итмәвен дә смотретьцифру.рф сайтында карый ала. Шунда ук кирәкле җиһазларны сату нокталары булган интерактив карта да урнаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.10.2019
Видеорепортаж
07.10.2019 10:32
Казан 100%-ка цифрлы эфир тапшырулар сигналы белән колачланган
Барлык яңалыклар