В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан шәһәрендә тавышлы һәм проекцияле рекламаларны урнаштыру тыелган
Фото: Денис Гордийко
«Медиафасадларга һәм тавышлы рекламага карата кертелгән өстәмә кагыйдәләр шәһәр урамнарында тавыш йогынтысын киметү өчен эшләнелә. Әлбәттә, реклама оешмалары кәнәгатьсезлек белдереп карады, әмма казанлылардан киресенчә бик күп рәхмәт хатлары килде. Без барыбыз да шәһәрлеләрнең тормышы рәхәт һәм уңайлы булсын өчен тырышабыз, һәм бу һәрвакыт өстенлек булып кала», – дип шәрехләде медиафасадларда реклама урнаштыруның яңа кагыйдәләре турында Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа кагыйдәләр арасында түбәндәге пунктларны аеруча билгелиләр: медиафасадларның мәйдан зурлыгы 75 квадрат метрдан 150 квадрат метрга кадәр арткан, реклама корылмалары шәһәр мохитенә туры килергә тиеш дигән таләпләр берничә урамга һәм шәһәр юлларына кагылган, тәүлекнең караңгы вакытында медиафасадларны эшләтү буенча аерым тәкъдимнәр кертелгән һәм тавышлы һәм проекцияле җайланмаларны урнаштыру тыелган.
«Кагыйдәләрне төзегәндә төп нигез буларак шәһәр мохите һәм тышкы реклама арасында балансны саклау зарурлыгы каралды. Бу шәһәребезнең мигъмариятен бозмыйча, төзелешләрнең уникальлеген аерып күрсәтергә, шәһәр мохитен яхшыртырга ярдәм итәчәк», – дип аңлатты Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Әскәр Баһаветдинов.