Мехчылар урамындагы Зур Казан боҗрасы төзелешендә көн саен 44 берәмлек техника һәм 55 эшче катнаша.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар, Дмитрий Никитин). Казанда Зур Казан боҗрасы төзелеше барышында Магистраль урамыннан алып Девятаев урамына кадәр Мехчылар урамы участогында әзерлек эшләре алып барыла. Юлның озынлыгы 1,7 километр, ул дүрт хәрәкәт полосасыннан торачак. Эшләр барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин юл инфраструктурасы объектларын карап чыккан вакытта тикшереп кайтты.
«Зур Казан боҗрасы – элгәрләребез хыялланган иң мөһим һәм зур проектыбыз, һәм без аның өстендә планлы рәвештә эшлибез. ТАССРның 100 еллыгы алдыннан без магистраль ачтык. Транспорт вәзгыятенең яхшыруын Горки һәм Борисково бистәсе халкы сизде, – дип билгеләде шәһәр башлыгы. – Хәзер Тихорецк һәм Магистраль урамнарын тоташтыру мөһим. Бу Җиңү проспектыннан елга портына һәм үзәккә кадәр берничә минут эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк».
Илсур Метшин Казанда автомобильләр санының артуын билгеләп үтте. «Узган ел шәхси автотранспортның 15 мең берәмлеккә артуын күрсәтте. Казанда хәзер 460 мең автомашина бар, шуңа күрә юл челтәрен киңәйтү мәсьәләсе кискен тора», – диде Казан Мэры.
1,7 км озынлыктагы юл участогын төзү гомуми озынлыгы 28 километрдан артык булган инженерлык челтәрләрен үзгәртеп төзүне таләп итә. Аерым алганда, 2,5 км су белән тәэмин итү челтәрен, 1,5 км гамәлдәге канализацияне, 1,1 км яңгыр канализациясен, шулай ук тагын 1,3 км челтәр салырга, газ, җылылык, электр белән тәэмин итү һәм элемтә челтәрләрен төзекләндерергә кирәк булачак.
«Елга порты һәм Мехчылар урамы үсешен исәпкә алып, без берьюлы бик зур торбалар салдык, – диде И.Метшинга «Волгадорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы вәкиле Айрат Миңнуллин. – Эш тулы көченә, графиктан алда бара».
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2-нче декабреннән 2022 елның 30-нчы октябренә кадәр Казанда автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Мехчылар урамының участогы ябылган, транспорт өчен урап уза торган юл ачылды. 3-нче декабрьдән 31-нче номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртелде, 31а һәм №31в номерлы маршрутлар кертелде.
Шәһәр башлыгын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Иске шәһәр» территориясе префекты Евгений Варакин озата йөрде. Элегрәк шәһәр башлыгы Вознесение тракты төзелеше урынында булды.