Көзен Казанда 1,6 млн тонна калдыкка исәпләнгән «Восточный» полигонының икенче картасы ачылачак
Фото: Денис Гордийко
Көз көне Казанда «ПЖКХ» региональ операторы «Восточный» каты көнкүреш калдыклар полигонының икенче картасын төзеп бетерәчәк. Ул 1,6 млн тонна чүп-чар кабул итә алачак. Алдан исәпләүләр буенча, шәһәрдә көн саен 1500-1800 тонна чүп-чар барлыкка килсә, яңа карта өч елга җитәчәк. Бу хакта Илсур Метшинга «ПЖКХ» ИК төбәк операторының генераль директоры Евгений Чекашов полигонның үзендә узган күчмә киңәшмәдә хәбәр итте.
«Хәзер без нигез чокырын күрәбез, әмма өч елдан соң монда 31 метр биеклектәге чүп тавы барлыкка киләчәк, чынлыкта тугыз катлы йорт кебек биеклектә булачак. Шәһәр үсә һәм калдыклар гел барлыкка килеп тора, алар тулы күләмдә бирегә китереләчәк. Карта төзелешен без экологик таләпләргә туры китереп алып барабыз», – дип хәбәр итте Евгений Чекашов.
Мәсәлән, нигез чокыры төбендә саклагыч экран урнаштырылган, ул калдыкларның туфракка эләгүенә комачаулый. Ул берничә катламнан тора: бу геомембрана һәм геотекстильдән махсус гидроизоляция материалы, аннары ком һәм вак таш, бу туфракны һәм җир асты суларын 100% саклауны гарантияли. Чүп газларын чистарту өчен фильтрлар системасы каралган. Саклау валлары җиһазландырылган. Чүп-чар күләменнән кысылган сыеклык туплаучы буада, ягъни «фильтрата»да, аны зарарсызландыру өчен чистарту корылмалары төзеләчәк.
«Чистартудан соң су шундый сыйфатлы булачак ки, теләсәң монда балык хуҗалыгы ачарга мөмкин булачак», – дип билгеләп үтте Евгений Чекашов, компания даими рәвештә җир асты суларын анализлый, дип өстәде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чүп газларын дегазацияләү һәм чистарту проектта «Восточный»ның икенче картасы өчен генә түгел, ә инде тутырылган беренче картасы өчен дә каралган. Беренче картада әлеге система инде монтажланган һәм җәй башыннан эшли башлаган.
Моннан тыш, «Бөтенроссия әйләнә-тирә мохитне саклау фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ бу очракларда мәҗбүри орнитологик тикшеренү үткәрә һәм, Чекашов сүзләренчә, белгечләр якында Кызыл китапка кертелгән кошларның кайбер төрләре яшәвенә шатланып гаҗәпләнгәннәр. Бу беренче картаны төзегәндә барлык кирәкле экологик таләпләр дә үтәлгәнен күрсәтә.
«Экологик куркынычсызлыкның барлык катгый нормалары үтәлергә тиеш. Халык чүплекнең «барлыгын» сизмәсен, ә тирә-юньдәге экология дистә еллар дәвамында саклансын», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
«Восточный» полигонының икенче картасы Химия урамындагы полигонны алыштырачак, ул инде тулы диярлек һәм ел ахырына чүп-чарны кабул итүне туктатачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 нче гыйнварыннан Россиядә федераль законнардагы үзгәрешләрдән соң калдыклар белән эш итү буенча реформа башланды, аның нигезендә чүп-чарны чыгару һәм утильләштерү өчен муниципалитетлар түгел, ә конкурс нәтиҗәсендә билгеләнгән төбәк операторлары җавап бирә башлады. Казанда «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ шундый компания булды, ул Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән тиешле килешү төзеде.
Илсур Метшин 2005 елдан Казанда чүп-чар барлыкка килүнең өч тапкырга артуына игътибар итте. Әгәр 2005 елда каты көнкүреш калдыклары полигоннары көненә 550 тонна чүп-чар кабул итсә, 2010 елга – 1000 тонна тирәсе. Бүген Казанда көн саен 1500-1800 тонна калдык формалаша. Шәһәр халкының саны артуы һәм чүп-чарның морфологиясе үзгәрүе белән аңлатыла. Мәсәлән, төрле савытлар һәм пакетлар күләме шактый артты.
Чүп-чарның үсүе, үз чиратында, каты көнкүреш калдыклары полигоннары төзү планнарын яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә. Баштагы исәпләүләр буенча, 2010 елда ачылган Химия урамындагы полигон 28 елга җитәргә тиеш булган. Әмма хәзерге вакытта полигон инде тутырылган һәм «Восточный» полигонының икенче картасы файдалануга тапшырылганнан соң чүп-чарны кабул итүдән туктый. Шулай итеп, Химия урамындагы полигон 13 елга җитәрлек була. Казанның чүп-чар барлыкка килү темплары булган очракта тиздән тагын бер яңа каты көнкүреш калдыклары полигоны кирәк булачак. 2019 елда ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан расланган каты көнкүреш калдыклары белән эш итү схемасына ярашлы, республика башкаласыннан читтә муниципальара полигоннар булдыру каралган.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда 26-40 метр биеклектәге биш эре чүп полигоны формалашкан инде: Химия урамындагы каты көнкүреш калдыклары полигоны, «Восточный», Самосыр калкулыгы, КЭК, Кадыш төзелеш калдыклары полигоны. Соңгы өч объект рекультивацияләнгән яки бу стадияне үтә. Шулай ук ике чүп-чарны сортлау станциясе эшли. Шәһәр чикләрендәге барлык әлеге объектларның санитар-күзәтү зонасының гомуми мәйданы 900 гектар тәшкил итә.
Илсур Метшин төбәк операторы белән чүп-чарны аерым җыю һәм эшкәртүне үстерү турында фикер алышты, бу полигоннарга керемнәр күләмен киметергә мөмкинлек бирер иде. ПЖКХ шәһәрдә пластик, башка коры калдыклар кабул итү өчен 100 дән артык челтәр урнаштырган, нәтиҗәдә чүп-чарны сортлау станциясендә көненә уртача 250 тонна калдык сортлана, дип хәбәр итте Евгений Чекашов. Исегезгә төшерәбез, 2019 елга кадәр Казан Башкарма комитеты халык арасында да, чүп-чарны җыюга һәм алга таба эшкәртүгә актив чакырылган эшмәкәрләр арасында да аерым җыюны популярлаштырды. Реформадан соң бу роль төбәк операторына күчте.
Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Яковлев, ТКХ комитеты рәисе Василий Лысачкин һ.б. катнашты.