Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2023, 12:11

Илсур Метшин ТР башкаласының яңа ел бизәлеше турында: «Зур суммага сатып алулар ясамыйча, булган инвентарьлар белән канәгатьләнербез»

Шәһәрнең төп чыршысын традицион рәвештә «Казан» гаилә үзәге янында урнаштырачаклар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Казанда шәһәрнең Яңа ел бизәлеше буенча эшләр башланды. Белгечләр «Черек күл» паркында һәм Бауман урамында аркалар монтажлауга керештеләр, филармония янындагы скверда һәм аның исемендәге паркта – чыршы, Урицкий исемендәге паркта, Горки-Әмәт урманында, ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверында – иллюминацияләр, Универсиада проспектында толедолар урнаштыру башланды.

Элементлар монтажланган саен тоташтырылачак, эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен декабрь уртасында тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Безнең эшкуарлар, бина һәм корылмалар хуҗалары, бизнес вәкилләре дә актив катнаша. Болар барысы ТР башкаласында яшәүчеләргә дә, кунакларга да яңа ел кәефе тудыра. Без бәйрәм атмосферасын булдыру өчен бар көчебезне куячакбыз, әмма зур суммага сатып алулар ясамыйча, булган инвентарьлар белән канәгатьләнербез»», – дип билгеләп үтте Мэр Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, эшнең шактый күләме район администрацияләренә дә йөкләнгән. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр башлыгы агымдагы елга планнар турында аерым хәбәр итәргә кушты.

Игорь Куляжев сөйләвенчә, традицион рәвештә яңа ел бизәлеше Кремль, Пушкин, Сәлимҗанов урамнарында, Универсиада проспектында, Кремль дамбасында һәм башка участокларда барлыкка киләчәк. Аркалар Бауман һәм Кремль урамнарын, Азатлык мәйданын һәм «Черек күл» паркын бизәячәк.

«Яңа яктылык толедолары Карл Маркс, Николай Ершов һәм Вишневский урамнары буенча монтажланачак дип планлаштырабыз. Шулай итеп без көн саен меңләгән җәмәгать транспорты йөртүчеләре һәм пассажирлары файдалана торган маршрутны тулысынча бизи алачакбыз», – дип уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Шәһәр чыршылары һәм яктылык инсталляцияләре ТР башкаласының 17 паркын һәм скверын бизәячәк: Горки-Әмәт урманы, «Черек күл» паркы, Урицкий исемендәге парк, Лядской бакчасы, Салават Күпере паркы, ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверы, «Ак чәчәкләр» бульвары һ.б.

Иллюминация шулай ук яңартылган иҗтимагый киңлекләрдә барлыкка киләчәк. Спикер искә төшергәнчә, быел «Светлая долина» паркы, Балыкчы бакчасы, Горький исемендәге паркның керү өлеше төзекләндерелде.

Быел яңа ел чараларының төп мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак, анда чатыр рәвешендәге иллюминацияле чыршы урнаштырылачак. ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар музыка тактына хәрәкәт итүче анимацияне күзәтә алачак.

«Шулай ук тирә-ягына ярминкә һәм кафе өчен йортлар урнаштырылачак. Монтажлау инде башланды, декабрь уртасына тәмамлау планлаштырыла», - дип нәтиҗә ясады спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.11.2023
Видеорепортаж
27.11.2023 13:06
Казанның өч урамында яңа елга яңа яктылык толедолары барлыкка киләчәк
Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Декабрьдә «Яңа елча бизәлгән Казан» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана