Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2024, 13:29

Илсур Метшин Һади Такташ урамындагы кварталны комплекслы төзекләндерү турында: «Биредә җәяүлеләр юлларының яңа сценарие барлыкка киләчәк»

7 мең кеше яши торган кварталда 5 км озынлыкта яңа юллар салыначак, 18 балалар һәм спорт мәйданчыгы, ишегалды бәйрәмнәре өчен сәхнә урнаштырылачак

«Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле беренче тапкыр Казанда җиде мең кешене колачлаган иң зур территорияне төзекләндерәләр. Һади Такташ, Нурсолтан Назарбаев һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чикләрендәге квартал территориясендә эшләр комплекслы рәвештә, янәшәдә төзелә торган татар театры бинасын исәпкә алып башкарыла. Хәзерге вакытта төзекләндерү 60% ка үтәлгән, эшләрне җәй көне тәмамлау планлаштырыла. Бүген биредә Казан мэры Илсур Метшин булды.

Фото: Денис Гордийко

Кварталда катлар саны төрле булган 33 торак йорт урнашкан, аларда 7169 кеше яши, шулай ук ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы бар. Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында әлеге кварталда 24 йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре башкарылачак (узган елларда өч йорт ишегалды ремонтланган).

«Һади Такташ урамындагы кварталда эшләр башланды, биредә берьюлы күпфатирлы 24 йорт янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерәләр. Бу «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле аңа кергән иң зур территория. Берьюлы җиде мең кеше өчен яхшы шартлар тудырылачак. Монда җәяүлеләр юлларының яңа сценарие барлыкка киләчәк. Без бөтен кварталны тулысынча өйрәнеп чыктык һәм барлык яшьтәге җәяүлеләр маршрутларын – мәктәпләргә, балалар бакчаларына, кибетләргә, җәмәгать транспорты тукталышларына илтүче юлларны анализладык. Нәтиҗәдә быел программага кермәгән йортларга да юллар салыначак», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Ишегалларында балалар өчен 2,5 мең квадрат метр мәйданда ком белән капланган 12 уен мәйданчыгы, воркаут-комплекслар һәм динамик тренажерлар белән 6 спорт мәйданчыгы урнаштырылачак. Моннан тыш, стритбол уйнау өчен мәйданчыклар, ял итү зоналары, хуҗалык-көнкүреш мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Иң зур йорт яны рекреацион зонасы (Нурсолтан Назарбаев урамындагы 62 нче һәм 64 нче йортлар каршында) әлеге территориянең үзенчәлеге булып тора, анда массакүләм чаралар үткәрү өчен тамашачылар урыннары белән сәхнә урнаштырырга уйлыйлар.

Квартал территориясендә 20,8 мең квадрат метр мәйданда яңа асфальт-бетон өслек түшәләчәк (ремонтлана торган юллар – 9,7 мең кв.м, өстәмә юллар – 2,4 мең кв.м). Халык өчен өстәмә рәвештә 96 машина урыны булдырылачак. Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләр территорияләрнең яктыртылмавына зарланган. Шуны истә тотып, кварталда 226 тышкы яктырту баганасы һәм 370 яңа кече архитектура формасы урнаштырылачак.

Кварталда беренче тапкыр «Мәктәпкә юл» пилот проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен куркынычсыз тротуарлар салыначак. Биредә ике мәктәп (27 нче гимназия, 41 нче мәктәп) һәм өч балалар бакчасы (77 нче, 89 нчы һәм 332 нче) урнашкан. Элек тротуарларының озынлыгы 900 метрны тәшкил иткән – алар ремонтланачак. Өстәмә рәвештә тагын 5 км яңа асфальт юллар барлыкка киләчәк. Проектлау вакытында җирле халыкның барлык җәяүлеләр маршрутлары анализланган, шуңа күрә юллар элегрәк булган җәяүлеләр сукмаклары буенча һәм, яшеллекне саклап калу өчен, үсеп килүче агачларны исәпкә алып салынган. Ихтыяҗ булган урыннарда өстәмә рәвештә яктырту баганалары утыртылачак.

«Казанлылар белән очрашканда, дистә еллар дәвамында мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына илтүче халык сукмаклары турында сорау туды, ә тротуарлар юк. Шуңа күрә без «Казаныш» архитектура форумында, балаларның һәм ата-аналарның җәяүле маршрутларын исәпкә алып, «Мәктәпкә юл» пилот проектын эшләтеп җибәрү турында карар кабул иттек», – диде Илсур Метшин.

Кварталда эшләр апрель башында старт алган, объектның әзерлеге 60% ны тәшкил итә. Төзекләндерү эшләрен җәйгә тәмамлау планлаштырыла.

2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча комплекслы төзекләндерү кысаларында Казанда барлыгы 454 йорт яны территориясен ремонтлау күздә тотыла. Моның өчен 3,75 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 3,15 млрд сумы – яңа асфальт-бетон өслек салуга, 302,2 млн сумы – яктырту системасын төзүгә, 302,2 млн сумы кече архитектура формалары сатып алуга һәм урнаштыруга юнәлтеләчәк.

Иң күп йортлар Вахитов һәм Идел буе районнарында (77), шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарында (66) ремонтланачак. Совет районында – 60, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында 51 йорт төзекләндереләчәк. Казан буенча программаның үтәлеш дәрәҗәсе – 27% тан артык. Яхшыртулар 20 меңгә якын казанлыны колачлаячак.

«Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган дүрт ел эчендә без экваторны уздык. Ремонт таләп ителгән ишегалларының яртысыннан артыгы тәртипкә китерелде. Бу 2,5 миллион квадрат метр яңа һәм ремонтланган ишегалды юллары, 20 мең өстәмә машина урыны, меңләгән яңа яктырту баганалары дигән сүз. Бүген бу йортларда яшәүче 400 мең кеше, өйдән чыкканда, бөтенләй башка ишегалдын күрә», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Диләрә Гафурова

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казандагы иң зур ишегалдын төзекләндерү эшләре белән танышты
Видеорепортаж
28.05.2024 13:01
И.Метшин Казандагы иң зур ишегалдын төзекләндерү эшләре белән танышты
Барлык яңалыклар