Татарстан башкаласы Россиянең яшәү һәм эшкә урнашу максатыннан күченү өчен иң яхшы шәһәрләренең берсе булды
Фото: Денис Гордийко
«Казанны мәгълүмати технологияләр үзәге дип атадылар. Без Иннополис турында гына түгел, IT-парк турында да, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә алдынгы эшләнмәләребез турында да. Инде күптән Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән дә коллегалар килә торган мәйданчыкка әверелдек. Цифрлы технологияләр ярдәмендә без практикаларыбызны яхшырта алабыз. Болар барысы да шәһәр халкы өчен сервислардан һәм хезмәтләрдән файдалану уңайлылыгын арттыра, ә төзекләндерү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, иминлек белән бергә Казанның иң уңайлы магнит-шәһәрләрнең берсе буларак позициясен ныгыта», – дип җиткерде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы дәвам иткәнчә, моны Казанның даими рәвештә күп санлы рейтингларда алдынгы урыннарны биләве раслый. Мәсәлән, узган атнада басылган «Работа.ру» сораштыру нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы, ил халкы фикеренчә, эшкә урнашу максатыннан күченү өчен яраклы Россия шәһәрләре арасында өченче урынны алды. Алда Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына бара.
«Кунакханәләрне һәм фатирларны онлайн-броньлау буенча федераль сервисларның берсе үткәргән башка сораштыру «Россиялеләр кайсы шәһәрләрне яшәү өчен иң яхшысы дип саный?» дигән сорауга багышланган иде. Әлбәттә, Мәскәү һәм Санкт-Петербург алда, ә безнең ике башкала артыннан, ике флагман артыннан Казан килә. Шулай ук һәр бишенче россияле республика башкаласын даими яшәү өчен танышлары карарга яки тәкъдим итәргә әзер булган шәһәр дип атады. Һәм һәр икенчесе Казанны россиялеләр туристик сәяхәтләр өчен киңәш иткән шәһәр буларак билгеләп үтте», – дип уртаклашты Мэр.
«Әлеге бәяләр мөһим, әмма иң элек алар безгә зур җаваплылык өсти һәм бер минут та ял итәргә мөмкинлек бирми», – дип йомгаклады Илсур Метшин.
Фото: Денис Гордийко