Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.09.2023, 12:00

Илсур Метшин Kazan Digital Week форумы турында: «Безнең эшләнмәләр башка шәһәрләрдән килгән коллегаларда кызыксыну уятты»

Казан, Әнкара, Ташкент, Минск, Хэфэй, Астана, Улан-Удэ һәм башка шәһәрләр цифрлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Узган атнада Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2023 халыкара форумы узды. Шәһәр идарәсен цифрлаштыру өлкәсендәге иң яхшы практикалар белән төрле муниципалитетлар вәкилләре уртаклашты. Форумда Әнкара, Ташкент, Минск, Хэфэй, Астана, Улан-Удэ һәм башка шәһәрләр катнашты барлыгы 1,3 меңгә якын спикер заявка бирде. Форумда Казан да үз эшләнмәләре белән уртаклашты – Мэрларның түгәрәк өстәлендә цифрлы трансформация турындагы доклад белән ТР башкаласы башлыгы Илсур Метшин чыгыш ясады.

«Без хөкүмәт коллегаларыбыз белән бергә мәйданчык биреп һәм оештырып кына калмадык, ә фикер алышу һәм иң яхшы практикалар булган Мэрларның түгәрәк өстәлендә дә катнаштык. Безнең эшләнмәләр хезмәттәшләребезнең кызыксынуын уятты. Әлбәттә, бу – юнәлештәге иң мөһим эш. Әмма әлегә без юл башында гына», – диде эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Мэрларның түгәрәк өстәлендә Татарстан башкаласы «Эра» коммуникацияләр платформасын тәкъдим итте, аның нигезендә шәһәрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте модернизацияләнде. Шулай ук төзекләндерү өлкәсендәге процессларны автоматлаштыруны арттыру өчен 2022 елда Казанда «СитиСофт» мәгълүмат системасы кертелде. Ул юлларның карлы булуын һәм алардагы кимчелекләрне, юл билгеләренең булмавын һәм төзек булмаган терәкләрне билгели. Моннан тыш, ясалма интеллект кулланып башка аерым проектлар тәкъдим ителде. Казан вәкилләренең чыгышларын, аерым алганда, Минск делегациясе югары бәяләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе 25.09.2023
Барлык яңалыклар