Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2022, 13:02

Илсур Метшин Шәһәр көне турында: «Бу бәйрәм халык өчен һәм алар хөрмәтенә»

30 нчы августта Касә янындагы концертның хедлайнерлары Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм Uma2rman төркеме булачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август, Юлия Летникова). Быел казанлыларны Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә бик бай бәйрәм программасы көтә. Теләүчеләр берничә фестивальгә, ат спорты чараларына һәм музыкаль фейерверк карарга бара алачаклар. Концертларның хедлайнерлары – Клава Кока, Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм Uma2rman төркеме. Планлаштырылган чаралар турында бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.

Бәйрәм чараларын оештыру муниципалитеттан зур тырышлык һәм җаваплылык таләп итә, дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин. «Әлеге бәйрәм – хезмәт сөючән казанлыларга рәхмәт билгесе, алар ярдәмендә шәһәр яхшыра бара һәм Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә танылу ала. Бу бәйрәм халык өчен һәм алар хөрмәтенә», - дип ассызыклады Илсур Метшин.

30 нчы август Казан Ратушасында ел саен уздырыла торган тантаналы җыелыштан башлана, анда Казанның мактаулы гражданнарын хөрмәтләячәкләр. Шуннан соң Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда күренекле татар башкаручысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылачак. Скульптура композициясен урнаштыру инициативасы белән Ваһапов фонды чыгыш ясады. Һәйкәлнең авторы Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук, ә архитекторы Герман Бакулин булды», - дип хәбәр итте Г.Сәгыйтова. Ачылу тантанасында Ваһапов фестивале лауреатлары, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясаячак.

Thatfuture һәм TatCult фестивальләре яңа бәйрәм мәйданчыкларында

Ел саен Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә гадәттәге чаралар белән беррәттән яңа форматтагы вакыйгалар да үткәрелә, бу һәркем үз кызыксынуы буенча нәрсә дә булса таба алсын өчен эшләнә, дип билгеләп үтте Мэр. Быел традицион бәйрәм мәйданчыкларына Меңьеллык паркы өстәлде – монда 11:00 дән 22:00 гә кадәр TatFuture IT-мәдәният фестивале узачак һәм Клава Кока чыгыш ясаячак. «Уздыру урыны очраклы гына сайланмаган – парк янында үз өй туен IT-парк көтә», - дип искәртте Илсур Метшин.

Агымдагы елның тагын бер яңалыгы – ТР Милли китапханәсе янында Tat Cult фестивален үткәрү. Биредә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләр тәкъдим ителәчәк, Yummy music лейблының төп резидентлары чыгыш ясаячак. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана.

«Милли кием», музыкантлар флешмобы һәм ат спорты бәйрәме

«Урам» экстрим-паркында 12:00 дән 22:00 гә кадәр шул ук исемдәге музыка фестивале узачак. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра, дип билгеләп үтте Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

13:30 да Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концерты башлана, анда эшче яшьләр чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта театр яныннан «Уйнагыз, гармуннар! – Играй, гармонь!» республика конкурсында катнашучыларның флешмобы старт алачак. «Колоритлы костюмнар кигән музыкантлар һәм артистлар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Беренче Май мәйданына кадәр гармун һәм курай аккомпанементы астында халык җырларын башкарып узачак», - дип сөйләде Г.Сәгыйтова.

14:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале башлана, барлык теләүчеләр дә халык күңел ачуларына кушыла ала. Шул ук вакытта Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамында ЮНЕСКО эгидасы астында узучы «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале дә булачак. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, мәйданчык 600 дән артык җырчыны һәм халык жанры биючеләрен берләштерәчәк. Бәйрәм кунаклары биредә «Э-моция» инклюзив студиясенең авторлык спектаклен күрә алачак.

15:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана. Аның программасында – ат чабышлары һәм заездлар, сәнгать осталары концерты, кыйммәтле призлар белән традицион лотерея.

«Казан көзе» ачык һавадагы опера фестивале Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда узачак. Биредә маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендә Россиянең атказанган артисткасы Аида Гарифуллина классик әсәрләр башкарачак. Фестиваль ТР Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырылган, ул 20:00 сәгатьтә башлана.

Uma2rman төркеме чыгышы һәм музыкаль аккомпанемент астында салют

«Казан» гаилә үзәгендә шәһәрлеләр һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары өчен зур бәйрәм концерты була, ул 16:30 сәгатьтә башлана. Программада Филүс Каһиров, Uma2rman төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко катнашачак.

22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендәге күк йөзен музыка астында салют залплары бизәячәк. «Музыканы ишетү өчен, тамашачыларга «Болгар радиосы»ның 91,5 FM-дулкынына кушылырга мөмкин яки ТНВ телеканалын кабызырга кирәк булачак», – дип аңлатты Г.Сәгыйтова.

Бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм сувенир продукциясеннән торган күчмә сәүдә оештырылачак.

Шәһәр көнендә шулай ук «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар биюе буенча мастер-класс та узачак. Чараны үткәрү урыны һәм вакыты соңрак хәбәр ителәчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.08.2022
Видеорепортаж
22.08.2022 12:14
Шәһәр көне Аида Гарифуллина, Uma2rman төркеме һәм музыкаль фейерверк белән узачак

Барлык яңалыклар