Беренче этап төзекләндерү барышында август ахырына иҗтимагый киңлекне яшелләндерәчәкләр, сәхнәле вакыйгалар зонасын ачачаклар һәм җәяүлеләр юллары җәячәкләр
Быел Казанда БРИКС уеннарына һәм саммитка әзерлек нәтиҗәсендә рекордлы күләмдә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерәләр. Аларның берсе – Серов урамындагы бульвар, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылачак. Территориядә 12 функциональ зона – балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыклары һәм сизү органнарын стимуллаштыру өчен урыннар каралган. Яңа бульвар яшеллек белән тулыландырылачак, ә вакыйгалар белән тулыландыру өчен «Игелекле Казан» һәм шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе җавап бирәчәк. Беренче чираттагы барлык эшләрне август ахырында тәмамлау, киңлекне тулысынча 2025 елда ачу планлаштырыла. Төзелеш барышы белән бүген Казан мэры Илсур Метшин танышты.
«Быел без Серов урамындагы бульварны төзекләндерү эшен дәвам итәбез. Бу республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тулысынча яраклаштырылган беренче сквер булачак. Гадәттә без бер елга 13-14 иҗтимагый киңлекне төзекләндерәбез, ләкин БРИКС Уеннары һәм саммитына әзерләнү нәтиҗәсендә быел без 18 территорияне яңартабыз, җәй дәвамында без эшләрне төгәллибез», – диде Илсур Метшин.
Серов урамындагы «Ярдәм» мәчетеннән Восход урамына кадәр сузылачак 3,9 га мәйданлы бульварны узган ел «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты буенча төзекләндерә башлаганнар. Быел эшләр беренче участокта – мәчеттән алып «Серов урамы» тукталышына кадәр дәвам итә. «Мириада Групп» ҖЧҖ архитекторы Виталий Волков сөйләвенчә, үткәрелгән инженер-геологик тикшеренүләр барышында территориядә йомшак грунтлар ачыкланган. Территория элек бу урында урнашкан яңгыр канализациясе челтәрләре аркасында су астында кала торган булган. Шуңа күрә төзекләндерүгә керешкәнче, башта юл өслеген ныгытырга кирәк иде: субайлар салдылар, сукмакларга бетон җәйделәр һәм инженерлык челтәрләре астына нигез элементлары салдылар, параллель рәвештә яңгыр канализациясе челтәрләре суздылар. Башкарылган эшләр комплексы ярдәмендә бульварны грунт сулары җимерүдән саклап калып булачак.
Беренче этапта булачак бульвар территориясен актив яшелләндерү каралган. Геологик эшләр барышында агачларның 80% ы я чүп үләне, я авария хәлендә икәнлеге ачыкланды. «Агачлар өстендә күп эшләргә туры килде, яңаларын утыртуга басым ясаячакбыз. Мәйданчык җанлансын өчен, алар күп кирәк булачак. Дендроплан буенча тал, зирек, куаклар, күпьеллыклар һәм ылыслы агачлар утыртылачак», – дип уртаклашты Виталий Волков. Серов урамының машина юлы буйлап та яшел үсентеләр утыртылачак, шул рәвешле бульварны юл тузаны һәм газ тәэсиреннән табигый яклау булдырылачак. Өстәмә рәвештә геопластика – урын рельефын ясалма үзгәртү планлаштырылган.
Агымдагы елда сәхнә, таганлы пергола, ял итү өчен урыннар булган җәяүле зоналар, бәдрәф модуле һәм шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясенең административ бинасы урнашачак вакыйгалар зонасын төзекләндерү эшләре башкарылачак. Сәхнәдә модификацияләнә торган модульле конструкция каралган. Җәй көне ул фонарьларны тоташтыру өчен кулланылачак, ә кышын – яңа ел арт-объектына әвереләчәк. Шулай ук кече архитектура формалары урнаштырачаклар, яктылык һәм видеокүзәтү белән тәэмин итәчәкләр. Бульвар буйлап, юл өлешендә транспорт чарасын калдыру өчен 100 дән артык киңәйтелгән урын, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүчән төркемнәре өчен дә, булдыру каралган.
Яңа иҗтимагый киңлектә чаралар программасын «Игелекле Казан» һәм парклар һәм скверлар дирекциясе формалаштырачак. Дирекция җитәкчесе Айгөл Латыйпова сүзләренә караганда, велосипедлар прокаты белән павильон һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җәмәгать бакчасы ачу, халык өчен экскурсияләр планлаштырылган. Илсур Метшин территориядә җәмәгать туклануы зонасын карарга кушты. «Бала ашарга, эчәргә тели, аның җәяү барып җитәрлек урыны булырга тиеш, анда ул кирәкле әйберләрне сатып ала алачак», – диде ул.
Проект буенча бульварда 12 функциональ зона ачу планлаштырыла. Балалар өчен уен мәйданчыклары, адаптив тренажерлы спорт мәйданчыклары, сизү органнарын стимуллаштыру өчен урыннар каралган. Аларның берсе төрле элементлары булган сенсор бакча булачак, алар арасында «җырлый торган таш», буй-буй көзге, курантлар. Шулай ук ароматерапия белән тернәкләндерү зонасы, тактиль сукмак барлыкка киләчәк.
Балалар мәйданчыгында махсус роликлы тау куячаклар. «Без хәзер бу сорау өстендә эшлибез. Бу – эштә катлаулы мизгелләрнең берсе, чөнки илдә мондый тәҗрибә аз. Махсуслаштырылган кече архитектура формалары урнаштыру буенча да мәсьәләне хәл итәбез. Без бу бульварда кешеләргә максималь уңайлы булуны һәм аларның берни белән дә чикләнмәүләрен максат итеп куябыз », – дип сөйләде Виталий Волков.
Бульварны проектлаганда мәчет янында урнашкан инклюзив спорт үзәгендә яшәүчеләрнең һәм реабилитантларның фикере исәпкә алынган. Әйтик, аларның үтенече буенча, мәйданда бочча уйнау өчен мәйданчык җиһазландырылачак, анда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар күнегүләр дә ясый, ярышлар да үткәрә алачак.
Киләсе елда күл территориясендә аерым инженер-геологик эзләнүләр һәм аны реабилитацияләү буенча проект эшләү планлаштырыла. Җирле халык сулыкны саклап калуны яклап чыкты, әмма бүгенге көндә сулык ләмләнде һәм ямьсез ис тарала. «Халык бу күлгә ияләшкән. Күпләр аны калдыру өчен тавыш бирделәр. Әгәр калдырсаң, иң яхшы сыйфатта калдырырга кирәк. Салават күперендә мондый эшләр башкардылар, гәрчә анда да үз нечкәлекләре булса да», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Күлнең үзендә киләчәктә күзәтү мәйданчыгы һәм йөзеп йөрүче фонтан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен велосипедлар прокаты павильоны булган велосипед юллары барлыкка киләчәк.
Серов урамындагы бульвардагы барлык эшләрне тулысынча 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.
Биш ел эчендә шәһәрдә җәмәгать урыннары саны 19 га кадәр артты, аларның гомуми мәйданы 554 гектарга җитте. Быел алты парк һәм сквер федераль программа буенча яңартыла, сигезе – БРИКС саммитына әзерлек барышында, дүртесе – программалардан тыш. Бүгенгә Котельников скверы, Меңьеллык паркы, Болак ермагы буендагы территория һәм Бауман урамы төзекләндерелгән. Меңьеллык мәйданында һәм Коротченко скверында эшләр тәмамлана.