Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.09.2022, 13:15

Илсур Метшин: «ТР Дәүләт Советының яңа депутатларын зур эшләр көтә»

Өстәмә сайлауларда Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов җиңде.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 12 нче сентябрь, Дмитрий Никитин). Рима Мөхәммәдшина һәм Дмитрий Анисимов 11 нче сентябрьдә узган өстәмә сайлауларда җиңеп чыкты. «Бу кешеләрнең берсен дә тәкъдим итәсе юк. Эшләп килүче составка ике ел калуга карамастан, яңа депутатларны башкарасы зур эшләр көтә», - дип ассызыклады эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Рима Мөхәммәдшин 7 нче номерлы Ибраһимов бер мандатлы округы буенча 57,3% тавыш җыйган. Ә Дмитрий Анисимов кандидатурасын 14 нче номерлы Пионер бер мандатлы округы сайлаучыларының 64% тан артыгы хуплады.

Шәһәр башлыгы сайлаучыларның узган сайлау кампаниясе белән кызыксынуларын, кандидатларга үзләренең сораулары һәм теләкләре белән килүләрен билгеләп үтте. «Бу халыкның теләкләрен шәһәр, республика һәм илкүләм проектларга кертү өчен менә дигән мөмкинлек», - диде И.Метшин.

Мэр сайлау комиссиясе әгъзаларына, күзәтүчеләргә, район администрацияләре хезмәткәрләренә һәм Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләренә сайлауларны оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Рима Мөхәммәдшина 2018 елдан «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» акционерлык җәмгыятен җитәкли. Дмитрий Анисимов 2018 елдан Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе булып эшләде, ә быел Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә стратегик инициативалар үзәге җитәкчесе булды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.09.2022
Барлык яңалыклар