Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.07.2018, 10:36

Илсур Метшин: “Киләсе елның сентябрь башыннан да соңармыйча биредә мәктәп ачылырга тиеш”

Казан Мэры Рәүис Гәрәев урамында 1224 урынлы мәктәп төзелешен тикшерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Ксения Швецова). Рәүис Гәрәев урамында урнашкан “Соловьиная роща” торак комплексында мәктәп төзелешен киләсе елга тәмамларга планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин эшләр барышын тикшерде һәм объектны тапшыруны сузмаска кушты – 2019 елның сентябрендә мәктәп беренче укучыларын кабул итәргә тиеш.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов сөйләгәнчә, проект буенча биредә 1224-әр укучы сыйдырышлы, уртак спорт мәйданчыгы булган ике мәктәп төзү планлаштырыла. Беренче мәктәпне подрядчы – “Ак таш” ҖЧҖ – 2019 елда тапшырырга вәгъдә итә.

Мәктәп федераль программа буенча төзелә һәм типлаштырылган була. Бу – заманча уку бинасы, ике бассейны (25 һәм 12 метрлы), ике спорт залы бар. Биредә 1-11 класслар белем алачак. Хәзер төзелеш мәйданчыгында мәктәпнең фундаменты күренә.

Мэр билгеләп үткәнчә, микрорайон актив үскәнгә күрә, мәктәпкә котлык сизелә. “Биредә чират зур, шәһәрлеләрдән мәктәп кирәклеге турында бик күп мөрәҗәгать алдык. Бу микрорайон тиз үсә. Бу шатландыра, ләкин шул ук вакытта җаваплылык та өсти”, - диде И.Метшин. Ул төзелеш срокларын сузмаска кушты: “Срокларны үтәргә һәм сыйфатны тикшерергә кирәк. Киләсе елның сентябрь башыннан да соңармыйча биредә мәктәп ачылырга тиеш. Бу вакытка директор билгеләп, коллективны формалаштырырга кирәк”.

Искәртергә кирәк, Казанда берничә мәктәп төзелә. 2018-2019 уку елында “Светлая долина”, “Салават күпере” торак комплексларында мәктәпләр ачыла, ә киләсе елга – “Весна” торак комплексында.

Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнарының администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры Рәүис Гәрәев урамында мәктәп төзелешен тикшерде
Видеорепортаж
31.07.2018 10:30
Казан Мэры Рәүис Гәрәев урамында мәктәп төзелешен тикшерде
Барлык яңалыклар