Кышка әзерлек буенча штаб утырышында Мэр идарәче компанияләр һәм юл хезмәтләре тарафыннан төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның рөхсәт ителмәве турында әйтте
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче октябрь, Камилә Вилданова). Быел Казанның Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 2245 кисәтү бирелгән, шуларның 1121 е бетерелгән. Нигездә, хокук бозулар тышкы мәгълүмат чараларын дөрес урнаштырмау, фасадны карап тоту, шлагбаумнарны һәм коймаларны үз белдек белән урнаштыру, территорияләрне тиешенчә җыештырмау белән бәйле. Бу хакта кышкы сезонга әзерлек буенча штаб утырышында Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин идарәче компанияләрнең һәм юл хезмәтләренең үзләре тарафыннан хокук бозуларга юл куймаска чакырды. Исегезгә төшерәбез, узган кышкы сезон нәтиҗәләре буенча 1083 хокук бозу очрагы теркәлгән, шул исәптән 397 очракта идарәче компанияләр гаепле дип табылган, 219 кисәтү юл хезмәтләренә бирелгән. Коммерция оешмаларына тагын 267 материал туры килгән.
«Без үз вакытында төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен объектив контрольдә тоту өчен илдә беренчеләрдән булып административ комиссия төзедек. Кагыйдәләр шәһәр Думасы тарафыннан кабул ителә, алар Татарстан башкаласында эшләүче барлык предприятиеләр тарафыннан үтәлергә тиеш. Инспекция субъектларны үз һәм чит, муниципаль һәм коммерцияле дип бүлми. Закон һәм шәһәр Думасы кабул иткән норматив актлар нигезендә бу эш бертөрле контрольдә тотыла. Безнең юл хезмәтләре узган кышкы сезон нәтиҗәләре буенча 200 дән артык кисәтү алды – бу, әлбәттә, җитешсезлек», – дип билгеләп үтте Мэр. Ул Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка, Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжевка һәм район башлыкларына әлеге күрсәткечләрне төзәтергә кушты.
Гомумән алганда, элек барлык административ материалларның 90% ын диярлек протоколлар тәшкил иткән булса, штрафларга мораторий кертелгәч, 72% очракта профилактик чаралар гамәлдә, ягъни кисәтүләр чыгаралар. Мораторий 2029 ел ахырына кадәр озайтылды.
Наил Минвәлиев сөйләгәнчә, Административ-техник инспекция идарәсе даими рәвештә территорияләрне кышкы карап тоту мәсьәләләре буенча предприятиеләргә консультация бирә. 2023 елда 23 шундый очрашу үткәрелгән, алдагы шундый ук чорда – 13. Мэр шәхси оешмалар белән хезмәттәшлекне активлаштырырга чакырды.
«Биналар һәм корылмалар янындагы йорт яны территорияләрен карап тоту – муниципаль предприятиеләрнең генә түгел, коммерция предприятиеләренең дә җаваплылыгы. Әгәр эре предприятиеләр бүгенге көндә килешүләргә ия һәм системалы эшли икән, бу мәсьәлә буенча кечкенәрәк оешмалар ел саен артта кала. Мин Рөстәм Гыйльфановичтан, Игорь Владимировичтан, администрация башлыкларыннан район штабларында шәхсән катнашуларын сорыйм. Милекчеләр законда язылган нормативлар нигезендә җыештырырга тиеш. Аларга карны юл өлешенә ташларга ярамый. Ул чыгарыла торган урынга үзе барып җитә алмый, шуңа күрә аларга аны чыгарырга кирәк. Мондый эшне без ел саен уздырабыз. Бу ел искәрмә булмаячак. Милекчеләр белән аралашу, территорияләрне контрольдә тоту – нәтиҗәле ысул», - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәрдә җыелган карны утильләштерүнең нәтиҗәле системасы эшли, дип ассызыклады Наил Минвәлиев. Хәзерге вакытта эшкә җиде кар эретү камерасы әзер, көчле кар яву очрагында вакытлы чыгару урыннары билгеләнгән.
Шәһәрлеләр шулай ук ишегалларын җыештыруга битараф булмаска тиеш, дип саныйлар Административ-техник инспекция идарәсендә. Шулай итеп, кар чыгаруга өстәмә финанслау бүлеп бирү турында карар кабул иткән йортларның саны елдан-ел арта бара. Казанда бүген шундый 184 күп фатирлы йорт бар.
«Рөхсәтсез кар кабул итүне оештырырга ниятләгән территория хуҗаларының игътибарын җәлеп итәм. Әлеге хокук бозуларны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бүлекчәләре карый. Экология законнарын бозган өчен штрафлар да берничә йөз мең сумга җитә», - диде Наил Минвәлиев.