Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2022, 14:47

Илсур Метшин: «Безнең бурыч – Казаннан махсус операция зонасына мобилизацияләнүчеләрне максималь әзерлек белән җибәрү»

Хәрби хезмәткәрләр шәһәр Мэрыннан хәрби хәрәкәтләрне алып бару өчен техника һәм внедорожник алдылар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче декабрь, Диана Жиленкова). Мобилизацияләнүчеләр Казан Мэры Илсур Метшиннан биш УАЗ «Хантер» һәм бер «Нива» автомобиле, шулай ук хәрби хәрәкәтләр алып бару техникасы алды. Шәһәр районнары администрацияләре мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктларында әзерлек узучы хәрби хезмәткәрләрне кирәкле җиһазлар һәм кораллар белән тәэмин иттеләр. «Безнең бурыч – Казаннан мобилизацияләнгән кешеләрне махсус хәрби операция зонасына максималь әзерлек белән җибәрү», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышында.

«Мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктлары җитәкчелеге белән элемтәдә. Безгә Казаннан махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән кешеләрне әзерләү һәм җибәрүгә бәйле бар нәрсәне контрольдә тотарга кирәк. Хәрби хезмәткәрләр белән элемтәдә булу мөмкинлеге булса – махсус операция зонасында да», – дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла, Мэр сүзләренчә, Лисичанскига ярдәм итү һәм Татарстанга шефлыкка алынган шәһәрне торгызу тагын бер бурыч булып тора. «Бу безнең җаваплылык зонасындагы өч кит, һәм без әлеге бурычны үтәү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.

Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләвенчә, танк училищесында вакытлыча урнашу пунктларында һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә мобилизацияләнгән кешеләр өчен барлык санитария һәм көнкүреш шартларын булдыру мөһим булган. Барлык объектларда да медпунктлар урнаштырылган, өч тапкыр кайнар туклану оештырылган, ә шәхси мәсьәләләрне хәл итү өчен Гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәрләре кизү тора. Хастаханәгә бару һәм кире кайту, чәчтараш хезмәтләре һәм күчмә сәүдә каралган. Район администрацияләре хәрби комиссариатлар белән берлектә даими рәвештә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләре белән элемтәдә торалар, бу килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.

Совет районы администрациясе тарафыннан мобилизацияләнүчеләрнең заявкалары буенча УАЗ автомобиле, оргтехника, мониторлар, палаткалар, генераторлар, бензин белән эшләүче пычкылар, тактик бушату җайланмалары һәм хуҗалык товарлары тапшырылган. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе уку барышын оештыру өчен генераторлар һәм экраннар җибәрде. Ә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе әйберләр җыю пунктларына азык-төлек продуктлары алып килгән, мобилизацияләнүчеләргә бензогенераторлар, бензин белән эшли торган пычкылар, хуҗалык товарлары, газ баллоннары, көрәкләр һәм балта китергән.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе үз чиратында оргтехника, ноутбуклар, дизель һәм бензин генератор станцияләре, телефоннар, планшетлар тапшырды. Хуҗалык кораллары, азык-төлек, кием-салым, медикаментлар, беренче кирәк-яраклар, фонарьлар, горелкалар, газ баллоннары, йокы капчыклары һәм башка товарлар китерелде.

Казан Мэрыннан хәрби хәрәкәтләр алып баруны җиңеләйтә торган техника алдылар. «Җиһазлар исемлеге хәрби җитәкчелек, мобилизацияләнгән гражданнар белән берлектә төзелде, барлык кирәкле запрослар исәпкә алынды», - дип сөйләде Булат Алиев. Исемлеккә ике стандарт элемтә – цифрлы һәм аналог элемтәләр, 9 тепловизор, карталарны һәм документларны саклау өчен зур хәтерле 12 планшет, заманча хәрби запросларга тулысынча җавап бирә торган соңгы модель 6 квадрокоптер һәм 10 генератор буенча эшләүче өстәмә аккумуляторлар белән рационнар кергән.

Илсур Метшинның мобилизацияләнгән кешеләр белән очрашуында җиһазлау һәм транспортка яңа кирәк-яраклар билгеләнде, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, аерым алганда, мәктәпләр, балалар бакчалары, түләүләр, ипотека һәм башкаларга ярдәм итү мәсьәләләре яңгырады. «Хәзерге вакытта барлык мәсьәләләр дә диярлек хәл ителде. Калганнары кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылачак», - дип ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.

Шәһәр Мэрыннан дүрт УАЗ «Хантер» автомобиле мобилизацияләнгән кешеләргә тапшырылды. Транспорт чаралары тулысынча хәрби хәрәкәтләр алып бару территориясе буенча хәрәкәт итү өчен җайлаштырылган. Хәрбиләр шулай ук 30 оптик прицел, төнлә куллану өчен 8 цифрлы приборлар, 6 тепловизор һәм корал өчен кронштейннар алдылар. «Моннан тыш, сезнең йөкләмә буенча спутник элемтәсе өчен антенна, беренче кирәкле медикаментлар китерделәр», – дип мөрәҗәгать итте Мэрга Булат Алиев.

«Ике ай элек Лисичанскида булган Татарстан премьер-министры урынбасары Евгений Варакин аша ике автомобиль – «Нива» һәм УАЗ «Хантер» җибәрелгән иде», – дип искәртте спикер.

Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко

Фоторепортаж
Казан Мэры мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб утырышын уздырды, 22.12.2022
Видеорепортаж
22.12.2022 14:44
Казан Мэры мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб утырышын уздырды, 22.12.2022
Барлык яңалыклар