Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2020, 11:46

Илсур Метшин: «Безнең үздисциплина - инфекция таралуга каршы иң нәтиҗәле киртә»

Мэр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм индивидуаль саклау чараларын файдаланырга чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм җәмәгать урыннарында индивидуаль саклау чараларын файдаланырга чакырды. «Безнең үздисциплина инфекция таралуга каршы иң нәтиҗәле киртә булырга мөмкин», - дип ассызыклады ул бүген эшлекле дүшәмбедә.

Татарстанда һәм аның башкаласында коронавирус инфекциясе пандемиясенә бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне киметүдән соң сәүдә үзәкләре, җәмәгать туклануы пунктлары һәм башка җәмәгать урыннары ачылды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәү аларга килүнең мөһим шарты булып кала, әмма барлык килүчеләр дә бу кагыйдәләрне үтәми, дип билгеләде Мэр.

«Сәүдә челтәрләре җаваплылыгы буенча төрле әйберләр бар. Кызганычка каршы, таләпләрне үтәү контрольдә тотылмаган очраклар да очрый, - диде И.Метшин. - Кичә, 1-нче сентябрь алдыннан, без улыбызга кроссовкалар сатып алырга бардык. Барлык сатучылар кебек үк, перчаткалар һәм битлекләрдә идек. Әмма сатып алучылар арасында битлек кимәгән, перчаткасы булмаган кешеләр дә бар иде. Бу - кибеткә килүчеләргә кисәтү ясарга тиешле җитәкченең, менеджерның җаваплылыгы».

Коронавирус пандемиясе кимүгә таба барса да, тынычланырга ярамый, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. «Барлык эш бирүчеләргә, хезмәткәрләргә һәм казанлыларга мөрәҗәгать итәм - санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә кирәк. Инфекция таралу куркынычы әле дә бар, - диде Мэр. - Бу мәсьәләгә максималь җаваплы карарга кирәк. Зинһар, моңа игътибар итегез».
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.08.2020
Барлык яңалыклар