Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2026, 14:30

Илсур Метшин: «Безгә үсеп килүче яшь буынның үз иленең тарихына шәхси катнашы барлыгын тоюы мөһим»

Узган елны тантаналы акцияләрдә, белем бирү һәм мәдәни патриотик проектларда 250 меңнән артык Казан баласы һәм яшүсмер катнашкан

Узган ел патриотик юнәлештәге чараларда 250 меңнән артык Казан баласы һәм яшүсмер катнашкан. Бу хакта Казан шәһәре Думасының VII сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов җиткерде.

Марат Мөгыйнов фотосы

«2026 ел – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Без аны бурычларны һәм җаваплылыкны төгәл аңлап игълан иттек. Тарихи хәтерне саклау эшен дәвам итәчәкбез. Көнбатыш илләре тарихны яңадан язарга, безгә ниндидер чит, ят гамәлләрне сеңдерергә тырышкан бу заманда безнең өчен әлеге ел аеруча мөһим. Совет чорында формалашкан һәм буыннан-буынга тапшырыла торган патриотик тәрбия дәвамлылыгы безнең тотрыклылыгыбызны, бердәмлегебезне һәм бүген илне якларга әзерлекне тәэмин итә, – диде Казан мэры Илсур Метшин. – Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә, фронт белән бергә, тылдагы батырлыкка багышланган яңа проектлар барлыкка килә. Җиңү бит ул корал белән генә түгел, ә бәлки миллионлаган кешенең фидакарь хезмәте белән дә яуланган. Без ветераннарга һәм тыл хезмәткәрләренә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Җиңүгә өлеш керткән яки бүген фронтта хезмәт итүче бер генә хәрбинең дә безнең игътибардан читтә калмавы мөһим. Без алга таба да волонтерлык хәрәкәтләрен, патриотик клубларны, эзләү отрядларын үстерәчәкбез. Безгә үсеп килүче яшь буынның даталарны һәм вакыйгаларны белүе белән бергә, үз иленең тарихына шәхси катнашы барлыгын тоюы да мөһим».

Узган елны мәктәпләрдә, лагерьларда тантаналы акцияләр, белем бирү һәм мәдәни патриотик проектлар уздырылган.

Көн саен мәктәпләрдә иртәнге линейкаларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраган, «Ял» үзәге лагерьларында һәр смена Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган. Шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләрендә Россия геройлары белән очрашулар, бәйгеләр һәм иҗат остаханәләре оештырылган.

Белем бирү учреждениеләренең барысында да гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы уздырылган. Аның кысаларында строй һәм җыр смотрлары, байрак төркемнәре бәйгеләре һәм «Аҗаган 2.0» хәрби-спорт уены үткәрелгән. Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан махсус акция игълан ителгән – мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язган.

Җиңү юбилеена әзерлек кысаларында 100 меңгә якын укучы, ата-аналар һәм укытучылар «Җиңү йолдызы», «Җиңү адымнары» проектларында катнашкан.

Бүген Казанда балаларның һәм яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре актив үсә. Патриотик берләшмәләргә 11 мең бала йөри. «Яшь армия» отрядларында гына да 6,8 мең катнашучы исәпләнә.

Ел дәвамында Казан яшьләре Россия күләмендә үткәрелә торган «Георгий тасмасы», «Ветеранны котла», «Хәтер бакчасы», «Җиңү вальсы», «Үлемсез полк» һәм «Блокада икмәге» кебек чараларда актив катнашкан.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының VII сессиясе
Видеорепортаж
15.04.2026 14:05
Ратушада Казан шәһәре Думасының VII сессиясе узды
Барлык яңалыклар