В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан данын яклап чыгыш ясаган кыз җыр бәйгесендә икенче урынны алды
Марат Мөгыйнов фотосы
«Игелекле дулкын» фестивале башланыр алдыннан Казан мэры Илсур Метшин һәм Россия Федерациясе халык артисты Игорь Крутой популяр «Голос. Дети» телевизион тапшыруы финалисты Арина Кияшко белән очрашты. Түбән Каманың яшь җырчысы вокал проектында икенче урынны яулады. Очрашу Казан Ратушасында узды.
Шәһәр башлыгы һәм Россия Федерациясе халык артисты яшь башкаручыны бу зур казанышы белән котладылар. Илсур Метшин Арина Кияшкога Казан мэрының Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук җырчы Игорь Крутойдан истәлекле «Яңа дулкын» статуэткасын алды.
Узган атнада опера җырчысы Аида Гарифуллина командасында катнашучы кыз «Голос. Дети» проектының суперфиналына үтте. Финал чыгышында Арина Кияшко Томазо Джованниның «Адажио» җырын башкарды. Тамашачыларның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ул 35,6% тавыш җыйды. Беренче урынны Дима Билан командасыннан Мария Никулина яулады. Җырчы кызлар арасында аерма нибары – 8,8%.
Арина Кияшко өстәмә этапта финалга узды. Ул телетавыш бирү нәтиҗәләре буенча, командадагы көндәше Милана Ананконы узып, 40,9% тавыш җыйды. Ул вакытта Арина Шарль Азнавурның «Мәңгелек мәхәббәт» җырын башкарды.
14 яшьлек Арина Кияшко Түбән Камада яши, кечкенәдән үк музыка белән мавыга: дүрт яшендә үк ул якшәмбе мәктәбендә вокал һәм хорда җырлау белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта сигезенче сыйныф укучысы Түбән Каманың 2 нче балалар музыка мәктәбендә укуын дәвам итә.