ТР башкаласы Мэры аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады
Фото: Денис Гордийко
«Без лаеклы кадрлар әзерләү мәсьәләсенә зур игътибар бирәбез. Кадрлар белән уртаклашуыбызны сорап, безгә республика яки федераль үзәк дәрәҗәсендә мөрәҗәгать итәләр. Түбән Кама мэры Рамил Хәмзә улы Муллин да шундый үтенеч белән чыкты, без Казан шәһәренең иҗтимагый үзәген җитәкләгән яшь һәм тырыш хезмәткәребез Алинә Марсель кызы Хәбибуллинаны бирергә мәҗбүр булдык. Аның яңа вазифасы – Түбән Кама районы Советы Аппараты җитәкчесе. Бу зур җаваплылык таләп итә торган эш, сезгә уңышлар телибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Алинә Хәбибуллина шәһәр мэриясенең профессиональ кадрлар әзерләүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте, шулай ук шәһәр башлыгына һәм Башкарма комитет җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
«Яңа эш урыны – ул миңа карата зур хөрмәт билгесе, шул ук вакытта яңа сынаулар. Миңа ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт, Илсур Рәис улы. Зур тормыш мәктәбен биредә үттем. Барлык хезмәттәшләремә, җитәкчеләремә рәхмәт. Сез минем өчен чын остазлар булдыгыз. Барлык өметләрегезне аклармын, үземне, Казан командасы әгъзасы буларак, яңа позициядә лаеклы күрсәтермен дип ышанам», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Алинә Хәбибуллина «Казан шәһәре иҗтимагый үзәге» МКУн 2021 елның 19 нчы ноябреннән җитәкләде. Аңа кадәр 2021 елның маеннан ноябренә кадәр Казан шәһәр Думасы аппаратының Мәгълүмат-аналитика идарәсенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегендә җаваплы секретарь вазифаларын башкарды.
Диләрә Гафурова