В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
60 ел эчендә Казанда озынлыгы 704 чакрымга сузылган җылылык челтәре булдырылган, ул 3,5 мең объектны җылылык белән тәэмин итә торган 126 котельныйдан тора
Марат Мөгыйнов фотосы
Бу көннәрдә Казанның җылылык белән тәэмин итә торган иң эре предприятиеләренең берсе – «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте оешмага нигез салынуга 60 ел булуны билгеләп үтә. Шәһәр мэры Илсур Метшин «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә оешманың юбилеена багышланган тантаналы чарада булды, коллективны истәлекле дата белән котлады һәм иң яхшы хезмәткәрләргә муниципаль бүләкләр тапшырды.
Кичәгә җыелганнарны сәламләп, Илсур Метшин сәхнәдә предприятие эшләгән елларда Казанда бәяләп бетергесез зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Коллектив тырышлыгы белән Казанда озынлыгы 704 чакрымга сузылган җылылык челтәре булдырылган. Әле тагын шунысын да истә тотарга кирәк: эш оештырылган вакытта биредә нибары 15 хезмәткәр эшләгән. Хәзерге вакытта оешма Казан халкының дүрттән бер өлешен – 3,5 мең объектны җылылык белән тәэмин итә торган 126 котельныйдан тора.
Казан мэры предприятие үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрне дә билгеләп үтте. Аларның берсе – Рәүф Кафиатуллин, ул оешманы 1977 елдан 2006 елга кадәр җитәкләгән, шәһәрдә ягып җылыту системасын үзәкләштергән.
«60 ел эшләү дәверендә «Казэнерго» коллективының кайгыртучан хезмәткәрләре тарафыннан 126 котельный төзелде һәм 704 чакрымга сузылган челтәр салынды. Сезнең оешмада меңгә якын кеше эшли, элгәреләр эшен тулы бер династияләр дәвам итә. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә катлаулы елларда без һәрвакыт җылы фатирларда яшәдек, кайнар су белән тәэмин ителдек һәм нинди генә бурыч йөкләнгән очракта да сез аны үти алырсыз дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте коллективның казанышларын Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, «Казэнерго» хезмәткәрләренең үз һөнәренә тугрылыгы һәм тәҗрибәсе Казаннан читтә дә югары бәяләнә. Хәзерге вакытта оешма Луганск Халык Республикасында энергетика комплексын торгызуда катнаша.
Илсур Метшин оешманың хәзерге вакытта эшли торган хезмәткәрләренә һәм ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Мин барлык коллективны чын күңелдән котлыйм, сез – безнең төп муниципаль һәм унитар предприятиеләребезнең берсе. Оешманың милек формасы төрле елларда төрлечә булды, ләкин бер генә нәрсә үзгәрешсез кала: «Казэнерго» булган җирдә җылылык һәм яктылык бөркелә! Гаиләләрегездә дә җылылык булсын, муллыкта яшәгез, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне шатландырып торсын».
Тәбрикләү сүзләреннән соң, Казан мэры оешманың иң яхшы хезмәткәрләренә муниципаль бүләкләр тапшырды.
Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен персонал белән идарә итү хезмәте башлыгы Гүзәлия Бакирова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Вахитов энергорайонының җылылык челтәрләре җайланмаларын төзекләндерү слесаре Гадил Шакирҗановка «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм энергетика тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен Вахитов энергорайонының котельный операторы Геннадий Фомин «Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесе белән бүләкләнде. Казанның Мактау грамоталары Идел буе энергорайонының котельный операторы Татьяна Гайфуллинага, Вахитов энергорайонының котельный һәм ягулыкны тузан хәленә китерү цехы җайланмаларын төзекләндерү слесаре Газинур Мөхәммәтҗановка, химия җитештерү хезмәте башлыгы Игорь Шациллога тапшырылды.
Казан мэрының Рәхмәте Совет энергорайоны остасы Александр Горбуновка, референт Оксана Лобачевага һәм Вахитов энергорайонының җылылык челтәрләре җайланмаларын төзекләндерү слесаре Рамил Усмановка җиткерелде.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте коллективына Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте тапшырылды.

Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров катнашты.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең тарихы 1965 елның 6 сентябрендә, ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә «Берләштерелгән котельныйлар һәм җылылык челтәрләре предприятиесе» оештырылуыннан башлана. 50 квадрат метрлы мәйданда урнашкан 15 кешедән торган коллективка икътисади, кадрлар һәм оештыру характерындагы кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Ике айдан соң, 400 кешедән торган коллектив, сәгатенә 283 гигакалория куәте белән эшли торган 85 котельныйны һәм 50 чакрымга сузылган җылылык челтәрен файдалануга тапшыра.
Бүгенге көндә Фәнис Нурмөхәммәтов җитәкчелегендә 920 кеше эшли.
««Казэнерго»га 60 ел – бу бик зур тәҗрибә һәм зур гаилә. Без чарага әзерләнә башлагач, архивларда эшләдек – һәм әлеге эшнең тулы бер гомер булуын аңладык. Ветераннарыбыз, коллегаларыбыз, хезмәтегез һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәнегез өчен чиксез рәхмәт. Бүген бездә 920 кеше эшли – бу югары дәрәҗәдә әзерлекле белгечләр. Безгә ышаныч зур. Казан челтәрләре белән беррәттән, без яңа территорияләрдә дә: Рубежное, Лисичанскта эшлибез. Без анда даими барып торабыз һәм баш инженерыбыз Юрий Никаноров җылылык белән тәэмин итү системасын шәхсән үзе тикшерә. Бу республика җитәкчелегенең дә, шәһәребезнең дә безгә карата зур ышанычы», - дип билгеләп үтте «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәнис Нурмөхәммәтов.