Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2023, 14:37

Илсур Метшин: «Бүгенге көндә барлык мөрәҗәгать иткән ветераннар һәм аларның гаиләләре торак белән тәэмин ителгән»

Быел хәрби хәрәкәтләр ветераннары алдындагы бурычларны үтәү планлаштырыла

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Татьяна Марюхова). Бүгенге көндә торак шартларын яхшырту мәсьәләсе буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать иткән барлык ветераннар һәм аларның гаиләләре фатирлар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары да торак алачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

«Узган ел Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыныннан бары тик бер субсидиягә генә сорау булды. Бүгенгә мөрәҗәгать иткән барлык ветераннар һәм аларның гаиләләре торак белән тәэмин ителгән. Быел сугыш ветераннары алдындагы бурычларыбызны төгәллибез», - дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләвенчә, торак шартларын яхшыртуга дәүләт субсидиясе сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм гомуми авыру буенча инвалидлар өчен каралган. Соңгы ярты елда 42 кешегә 97 миллион сумга якын субсидия бүлеп бирелгән, шуларның 37 се торак сатып алган, бишесе торак бина сайлау белән мәшгуль. 2006 елдан 333 сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм 802 сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган казанлы субсидияләр хисабына торак белән тәэмин ителгән.

Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган тагын җиде кешегә узган ел Юдино микрорайонында төзелгән күп фатирлы йортта «Шәһәрлеләргә торак» программасы буенча фатирлар бирелгән. Программада катнашучылар фатирларны базар бәясеннән 20% ка түбәнрәк бәядән сатып алалар. Бер кешегә 18 кв.м кимрәк торак белән тәэмин ителгән гаиләләр ташламалы шартларда фатир ала ала. Программада Казан пропискасы булмаган, әмма ким дигәндә ике ел Татарстан башкаласында рәсми рәвештә эшкә урнашып эшләүчеләр дә катнаша ала.

Быел тагын сигез гаилә «Казанның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү» программасы буенча 24,6 млн сумнан артык субсидияләр исәбенә торак сатып алган. Анда катнашучылар торак бәясенең 30 яки 35% ы күләмендә түләүсез субсидия ала, аны фатир яки йорт сатып алуга, ипотеканы түләүгә юнәлтә алалар. Күп балалы гаиләләр торак субсидиясенә беренче чиратта исәп тота ала.

«Ике балалы гаилә өч миллион сумнан артык кире кайтарырга кирәк булмаган субсидия алды һәм аны социаль ипотека йортында 5,5 миллион сумлык өч бүлмәле фатир сатып алуга юнәлтте. Нәтиҗәдә яңа торак бәясенең 56% ы дәүләт тарафыннан компенсацияләнгән. Бу ана капиталын куллану мөмкинлеген исәпкә алмыйча», – дип мисал китерде Ренат Шәмсетдинов.

Моннан тыш, федераль акчалар хисабына чернобыльчеләр, күченеп килергә мәҗбүр булучылар һәм Ерак Төньяк районнарыннан чыкканнар торак шартларын яхшыртырга мөмкин. 2023 елның беренче яртыеллыгында тугыз миллион сумлык торак сатып алуга ике дәүләт сертификаты бирелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.08.2023
Видеорепортаж
07.08.2023 11:48
2005 елдан казанлыларның 33 меңнән артык гаиләсе социаль ипотека буенча яңа торак сатып алган
Барлык яңалыклар