Иске Татар бистәсендә сквер сайлау очраклы түгел. Композиторның бөтен тормышы шушы урын белән тыгыз бәйләнгән: Сара Садыйкова ерак түгел генә Париж коммунасы урамында туган, күрше урамдагы Камал исемендәге Татар академия театрында эшләгән һәм озак еллар Тинчурин урамында яшәгән.
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшләгән, ә 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты булган. Үзенең озак иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, ике эре музыкаль сәхнә әсәрләре иҗат иткән, шулай ук 18 спектакльгә музыка язган. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат булган, Казанның Татар зиратында җирләнгән.
Элегрәк Илсур Метшин татар композиторы кызы Әлфия Айдарская белән очрашкан иде һәм аны 100 яшьлек юбилее белән котлаган иде. Очрашуда шәһәр башлыгы шулай ук аның белән Сара Садыйковага һәйкәл кую проекты турында фикер алышты, ул аны хуплады.
Проект буенча фикер алышуда шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Шәһәрне үстерү институты» МБУ директоры Алексей Горбунов, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, «Горводзеленхоз» тресты МУП идарәчесе Роза Җаббарова, Вахитов районы башлыгы Альберт Салихов, Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская катнашты.
Фоторепортаж
Казанда Иске Татар бистәсендә халык композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйковага һәйкәл куелачак
Видеорепортаж
10.06.202509:48
Казанда Иске Татар бистәсендә халык композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйковага һәйкәл куелачак
Казанда Иске Татар бистәсендәге сквер территориясендә татар композиторы, актриса һәм җырчы Сара Садыйковага һәйкәл кую планлаштырыла. Казан мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә уздырды, анда ул Татарстан һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә урнашкан скверны төзекләндерү проектын һәм булачак һәйкәл концепциясен эшләргә кушты.

«Без һәйкәл кую вариантын килештердек — Иске Татар бистәсендәге сквер. Сара Садыйкованың тормышының зур өлеше шушы район белән бәйле. Урыны күренекле һәм бөек композитор статусына туры килә. Яңа һәм Иске Казан чатында Сара Садыйкова истәлеген хөрмәтләргә һәм искә алырга мөмкинлек бирә торган матур һәм лаеклы киңлек булдырырга кирәк», – дип шәрехләде проектны Казан мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы элек бу урында санкцияләнмәгән сәүдә булган, аны бетергәннәр һәм территорияне проектны гамәлгә ашыруга әзерләгәннәр, дип өстәде.

Татар композиторына һәйкәл Татарстанның танылган скульпторы Рада Нигъмәтуллина фикеренә нигезләнгән иске проект буенча башкарылачак. Халык артисткасын мәңгеләштерү эшен атказанган сәнгать эшлеклесе, скульптор Рим Акчурин дәвам итәчәк. 3 метрлы һәйкәл концепциясендә Сара Садыйкова ачык рояль артында татар халык костюмында утыра. Илсур Метшин моннан алдагы концепциягә мөрәҗәгать итәргә һәм һәйкәлгә су ташучы кызлар элементын кайтарырга тәкъдим итте.

Сквер һәйкәл белән бер проектта төзекләндереләчәк. Идея татар композиторының музыкаль сурәтенә нигезләнгән һәм дулкынлы юллар һәм чәчәкле үсемлекләр рәвешендәге көйләрнең салмак булуын чагылдыра. Территорияне эскәмияләр, бизәкле кәнәфиләр һәм яктырткычлар белән җиһазландырачаклар, җәяүлеләр сукмаклары салачаклар. Яшел мәйданны шомырт һәм чикләвек үсентеләре, гортензия, зелпе һәм барбарис куаклары белән бизәргә тәкъдим ителде. Шәһәр башлыгы шулай ук скверны ясалма сулык яисә фонтан белән тулыландырырга тәкъдим итте.

Иске Татар бистәсендә сквер сайлау очраклы түгел. Композиторның бөтен тормышы шушы урын белән тыгыз бәйләнгән: Сара Садыйкова ерак түгел генә Париж коммунасы урамында туган, күрше урамдагы Камал исемендәге Татар академия театрында эшләгән һәм озак еллар Тинчурин урамында яшәгән.

Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. 1930-1934 елларда Татар дәүләт академия театры труппасында эшләгән, ә 1938-1948 елларда Татар опера һәм балет театры солисты булган. Үзенең озак иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, ике эре музыкаль сәхнә әсәрләре иҗат иткән, шулай ук 18 спектакльгә музыка язган. Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат булган, Казанның Татар зиратында җирләнгән.

Элегрәк Илсур Метшин татар композиторы кызы Әлфия Айдарская белән очрашкан иде һәм аны 100 яшьлек юбилее белән котлаган иде. Очрашуда шәһәр башлыгы шулай ук аның белән Сара Садыйковага һәйкәл кую проекты турында фикер алышты, ул аны хуплады.

Проект буенча фикер алышуда шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Шәһәрне үстерү институты» МБУ директоры Алексей Горбунов, шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, «Горводзеленхоз» тресты МУП идарәчесе Роза Җаббарова, Вахитов районы башлыгы Альберт Салихов, Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская катнашты.

2025-06-10T09:29:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.