Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2023, 13:35

Илсур Метшин: «Мәктәпләр һәм балалар бакчалары 100% ка «хәвеф» төймәләре һәм керү контроле системалары белән җиһазландырылды – бу зур җиңү»

Куркынычсызлык системаларына тиз хезмәт күрсәтү өчен шәһәрдә социаль объектларның цифрлы дубликатлары булдырыла

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июнь, Юлия Летникова). Өч ел эчендә Казанда барлык мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында сигнализация төймәләре, шулай ук керү контроле һәм идарә итү системалары барлыкка килде. Социаль объектларда урнаштырылган видеокамералар саны өчтән бер өлешкә артты. Мәгариф учреждениеләренең куркынычсызлык системаларын җиһазландыруга һәм модернизацияләүгә барлыгы 600 млн сум акча бүлеп бирелде, дип хәбәр итте Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Дмитрий Кремлев Казан Башкарма комитетындагы аппарат киңәшмәсендә.

«Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының 100% ка җиһазландырылуы – зур җиңү. Шактый финанс һәм хезмәт ресурслары сарыф ителде, ләкин балалар куркынычсызлыгы безнең өчен беренчел бурыч. Куркынычсызлык паспортлары буенча хәл ителмәгән мәсьәләләргә игътибар итүегезне сорыйм», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Бүгенге көндә террорчылыкка каршы саклануның төп комплектына керү контроле һәм идарә итү системасы, хәвеф төймәсе, видеокүзәтү, тавыш белән хәбәр итү системасы һәм сак сигнализациясе керә. Әйтик, өч ел эчендә керү контроле һәм идарә итү системасы Казан мәктәпләрендә 250 ишеккә һәм 261 капкага, шулай ук балалар бакчаларында 970 ишеккә һәм 554 капкага урнаштырылган. «2021 ел башына билгеләнгән керү контроле һәм идарә итү системалары саны минималь иде», – дип билгеләп үтте Дмитрий Кремлев.

Барлык мәгариф учреждениеләрендә дә  «хәвеф» төймәләре бар – аларның эш радиусы күзәтчелек органнары искәртмәләре буенча киңәйтелгән. Хәзер төймә бөтен бина һәм аның тирәсендәге территория буенча эшли. Сак сигнализациясе системасы белән 176 мәктәп һәм 223 балалар бакчасы җиһазландырылган – бу юнәлеш буенча 136 җитешсезлекне бетерүгә ирешкәннәр. Тагын 172 мәктәптә һәм 274 балалар бакчасында тавыш белән хәбәр итү системасы барлыкка килде.

2021 елдан камералар саны 3808 берәмлеккә артты. Видеокүзәтү белән шәһәрнең барлык мәктәпләре җиһазландырылды – аларда 5349 видеокамера урнаштырылган, һәм 357 балалар бакчасы – аларда 5867 камера эшли. «Бүгенге көндә 36 балалар бакчасында критик мөһим элементларны контрольдә тоту өчен 155 камера җитмәгән искәрмәләрне төзәтергә кирәк», – дип хәбәр итте докладчы. Якынча бу максатларга 7 млн сум кирәк. Эш барышында куркынычсызлык паспортлары буенча искәрмәләр 92,5% ка төзәтелгән һәм 1505 тән артык күрсәтмә юкка чыгарылган.

Идарә башлыгы сүзләренчә, узган ел 83 млн сум акча янга калдырылган. Моның ярдәмендә 26 мәктәптә һәм 86 балалар бакчасында өстәмә сак сигнализациясе системасын монтажлау, тагын 30 мәктәп һәм 10 балалар бакчасын тавыш белән хәбәр итү системасы белән җиһазландыру планлаштырыла. Мәктәп һәм балалар бакчаларын тавыш белән хәбәр итү һәм сак сигнализациясе системалары белән тулысынча тәэмин итү, шулай ук аларны видеокамералар белән тәэмин итү өчен 144 млн сумга якын акча кирәк.

Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен Казанда социаль объектларның цифрлы дубликатларын булдыралар, аларны «Виртуаль мониторинг үзәге» бердәм цифрлы мохитенә берләштерәләр. Хәзер подрядчы оешмалар белән аралашу, хезмәт күрсәтү сыйфатын контрольдә тоту һәм җиһазларны мониторинглау реаль вакытта бара. Моның аркасында ялган эшләнмәләр саны 2,5 тапкыр кимегән. Бүгенге көндә «Виртуаль мониторинг үзәге»нә 321 дән артык социаль сфера объекты тоташтырылган, 1100 дән артык видеокүзәтү камерасы һәм 20 меңнән артык янгын сигнализациясе датчигы мониторингы үткәрелә. Дмитрий Кремлев билгеләп үткәнчә, ел саен 50 меңгә якын гариза эшкәртелә, ә инцидентны бетерү өчен уртача вакыт 3,5 сәгать тәшкил итә. Махсус мобиль кушымта булдырылган, анда диспетчерга шалтыратмыйча гариза бирергә, фото һәм видеоларны беркетергә мөмкин. Бу кушымтадан 300 дән артык кеше файдалана.

Апрель аенда «Виртуаль мониторинг үзәге» проекты «Акыллы шәһәр» I Илкүләм премиясе нәтиҗәләре буенча иң яхшыларның берсе дип танылды. Аны масштаблаштыру өчен шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча тәкъдимнәр исемлегенә керттеләр.

«Алдан эшләү очрагы бу. Куркынычсызлык системасындагы җитешсезлекләрне шунда ук күрергә һәм хаталарны оператив төзәтергә мөмкинлек бирүче виртуаль үзәк булдыру, подрядчы оешмаларның элек ничек эшләве белән чагыштырганда, зур алга китеш булып тора. 326 балалар бакчасын һәм 169 муниципаль мәктәпне оператив рәвештә әйләнеп чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә виртуаль үзәк – оперативлык проблемасын хәл итүче әйбер. Моны дәвам итү мөһим», – дип өстәде Илсур Метшин.

Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.06.2023
Видеорепортаж
19.06.2023 12:57

«Бу зур җиңү». Казанның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хәвеф сигнализациясе, керү контроле һәм идарә итү системалары бар

Барлык яңалыклар