Илсур Метшин: «Без инклюзия темасына вакыт барган саен тирәнрәк төшенәбез. Шәһәр бу мәсьәләдә үзенең осталыгын арттыра»
6—10 июнь көннәрендә Казанда Даун синдромы белән авыручылар арасында йөзү буенча Махсус Олимпиаданың «Бергә җиңәбез» халыкара турниры узачак. Турнирга Россиянең 36 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 250 дән артык спортчы киләчәк. Аларга 70 волонтер ярдәм итәчәк. Турнирда Даун синдромы белән авыручы спортчылар өчен Олимпия уеннарына охшаш дөнья һәм Европа рекордсменнары да катнашачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Без инклюзия темасына вакыт барган саен тирәнрәк төшенәбез. Шәһәр акрынлап тәҗрибә туплый, бу мәсьәләдә үзенең осталыгын арттыра. Димәк, шәһәрдә махсус балалар белән эшләүче кадрлар профессиональ рәвештә үсә, инклюзив учреждениеләр челтәре киңәйтелә,ә иң мөһиме, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр алдында бөтенләй яңа мөмкинлекләр ачыла. Бу юнәлешне без һичшиксез үстерәчәкбез һәм моңа даими игътибар бирәчәкбез», — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

«Бергә җиңәбез» турниры Казанда җиденче мәртәбә узачак. Россиядә бу кабатланмас ярышларның берсе. Катнашучылар саны һәм аларның географиясе елдан-ел арта. Әгәр 2018 елда илнең 20 төбәгеннән катнашучылар саны 60 тан артмаган булса, быел Россиянең 36 төбәгеннән 250 дән артык спортчы, шулай ук 4 чит ил – Италия, Үзбәкстан, Казахстан һәм Беларусь Республикасы вәкилләре катнашачак дип көтелә.

Төп мәйданчык «Буревестник» йөзү бассейны булачак. Спортчыларны 40 квалификацияле судья бәяләячәк. Ярышларның дүрт көнендә 17 дисциплинада 239 медаль җыелмасы уйнатылачак.

Турнирның аерылгысыз өлеше — аның мәдәни программасы тора, дип хәбәр итте Линар Гарипов. Катнашучылар, тренерлар һәм ата-аналар Казанның истәлекле урыннарына барачак. Йомгаклау көнендә иҗат кичәсе оештырылачак, анда турнирда катнашучылар үзләре чыгыш ясаячак.

« «Бергә җиңәбез» турниры үзенең физик чыдамлыгын һәм рух көчен күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа дуслар табу өчен алыштыргысыз мәйданчык та булып тора», – дип билгеләде Линар Гарипов.

2025-06-02T11:35:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.