Казан мэры шәһәр халкын сайлау участокларына килергә һәм Россия президенты вазифасына кандидатлар өчен тавыш бирергә чакырды
Фото: Денис Гордийко
«Бик җаваплы атна башлана. Җомгадан якшәмбегә кадәр ил президентын сайлаулар узачак, алар киләсе алты елны билгеләячәк. Без барыбыз да сайлауда катнашырга – илебез киләчәген нинди итеп күрергә теләвебезне җиткерергә тиешбез. Тавыш бирү беренче тапкыр шундый катлаулы тышкы сәяси ситуациядә узачак. Ләкин бу ил халкының эчке эше», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбедә.
«Без, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары, хәзерге президент Владимир Владимирович Путин кандидатурасын хуплыйбыз, ул илнең тотрыклылыгы, ныклы үсеше гаранты булып тора. Президент буларак программа максатларын һәм бурычларын үзенең мөрәҗәгатендә тулы итеп җиткерде. Ул тышкы сәясәттә бәйсезлекне һәм барлык яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә, яшьләргә, өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм итүгә, югары технологияле җитештерүне ныгытуга, инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән эчке сәясәтнең социаль курсын максималь рәвештә билгеләде», – диде шәһәр башлыгы.
Владимир Путин тәкъдим иткән яңа илкүләм проектлар («Гаилә», «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Мәгълүматлар икътисады») россиялеләрнең гомер озынлыгын арттыруга һәм хезмәт базарын ныгытуга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте мэр.
«Президент авария хәлендәге торактан күчерү буенча яңа программаны эшләтеп җибәрергә кушты, торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә 4,5 триллион сумнан артык акча юнәлтеләчәк. Балалар бакчалары, мәктәпләр төзү темпларын арттыру карары бар. Без болар хакында күп еллар хыялландык. Без дә, халык та моңа ихластан ышандык», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Камилә Вилданова