Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2018, 15:35

Илсур Метшин: “Юдино бистәсенең яңаруына бергәләшеп шатланабыз!”

Р.Миңнеханов, И.Метшин һәм “Россия тимер юллары” ААҖ гендиректоры Олег Белозеров юдинолыларны бистәнең 100 еллыгы белән котладылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Ксения Швецова). Казанлылар Юдиноның йөз еллык юбилеен бәйрәм итәләр – “Тимер юлчылар” мәдәният сарае каршында оештырылган бәйрәм шәһәрнең иң яхшы иҗади коллективларын җыйды. Шәһәрлеләрне котларга дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Россия тимер юллары” ААҖ директоры Олег Белозеров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов килде.

Шәһәрлеләргә мөрәҗәгать итеп, Илсур Метшин искәртеп үткәнчә, бистәнең 100 еллыгына масштаблы проектларны гамәлгә ашыру барышында микрорайон үзгәрешләр кичерә. “Сезнең белән бергә Юдино бистәсенең яңаруына без дә шатланабыз. Бу Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм “Россия тимер юллары” акционерлык җәмгыятенең идарәсе рәисе Олег Белозеров ярдәмендә мөмкин булды. Татарстан Республикасы тимер юлчыларын котлау һәм Юдинода барган үзгәрешләрне күзәтү минем өчен зур мәртәбә!”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, планлаштырылган проектлар тормышка ашып килә, ләкин болар республика икътисады үсешеннән башка була алмас иде. “Теләсә нинди проектны тормышка ашыруның нигезе – транспорт инфраструктурасы һәм тимер юллар мәсьәләсе. Тимер юлларда иң мөһиме – кешеләр. Сез – безнең бәяләп бетергесез капиталыбыз, без сезнең яшәвегез, уку һәм эшегез өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз!”, - диде ТР Президенты һәм “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Олег Белозеров искәртеп үткәнчә, бүген ясалма бозлы ябык боз аренасы нигезенә алка салу тантанасы үтте. “Спорт белән тимер юлларны команда рухы берләштерә”, - диде О.Белозеров.

Рәсми өлеш азагында Р.Миңнеханов һәм О.Белозеров Россия тимер юлларының Татарстан һәм Казан бүлекләрендә эшләүчеләрне бүләкләделәр.

Инфраструктура яңарулары әле тәмамланмаган. Иң масштаблы үзгәрешләрнең берсе “Тимер юлчылар” мәдәният сарае яңаруы булачак. Президент һәм Мэр мәдәният йортын реконструкцияләүнең архитектор Регина Сөендекова тәкъдим иткән проекты концепциясе белән таныштылар.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов билгеләп үткәнчә, мәдәни мирас объектын реконструкцияләү Мәдәният министрлыгы белән берлектә башкарылачак. “Заманча материаллар кулланабыз. Балалар өчен уңайлылыклар тудырырга, шул ук вакытта бинаны тарихи йөзен сакларга тырышабыз”, - диде С.Миронов.

Бистәнең 100 еллыгын бәйрәм итү кичкә кадәр дәвам итәчәк. Алда “Федор Шукшин” һәм “Miami Dance” кавер-төркемнәре чыгышы көтелә. 19.00 сәгатьтә Россия эстрадасы йолдызы Стас Костюшкин чыгышы планлаштырылган. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Фоторепортаж
Юдино бистәсе 100 еллык юбилеен бәйрәм итә
Видеорепортаж
29.08.2018 15:05
Юдино бистәсе 100 еллык юбилеен бәйрәм итә
Барлык яңалыклар