Быел Казанда биш иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июль, Ксения Швецова). Казанда быел биш иҗтимагый киңлекне төзекләндерү планлаштырыла. Эшләр «Черек күл» паркында, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы һәм Авангард урамындагы скверларда, Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда алып барыла. Иң масштаблысы Түбән Кабан күлен реконструкцияләүнең икенче этабы проекты булачак, моннан тыш, сулык аша җәяүлеләр күпере дә барлыкка киләчәк.
Иҗтимагый киңлекләрне яңарту һәм булдыру шәһәр үзәгеннән иң ерак микрорайоннарда алып барыла, дип билгеләп үтте бүген Казан Мэры Илсур Метшин коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында. «Без бу микрорайоннарда яшәүчеләр өчен яңа уңайлыклар дәрәҗәсе тудырабыз», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тимерьюлчылар мәдәният йорты янындагы скверда борынгы фонтан торгызылачак
Быел Татарстан башкаласында шәһәрнең иң борынгы паркларының берсе - «Черек күл»не төзекләндерүнең өченче этабына керештеләр. Бу парк мәдәни мирас объекты һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәният һәйкәле статусына ия. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев искәртеп узганча, паркны төзекләндерү буенча төп эшләрдән тыш, махсус дендроплан эшләнгән - иске үсемлекләрне яңаларына алыштыруны исәпкә алып, паркта булган атмосфераны саклап калу планлаштырыла.
Мәдәният сарайларын реконструкцияләү белән бер үк вакытта алар янәшәсендәге скверларны төзекләндерү буенча да эш алып барыла. Узган елларда «Крылья Советов» һәм Урицкий исемендәге парклар төзекләндерелде. Быел яңартылган иҗтимагый киңлекләр ТР Президентының мәдәни үзәкләрне төзекләндерү программасы кысаларында реконструкцияләнә торган ике мәдәният сарае янында пәйда булачак: Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы скверлар һәм Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйдан.
«Халык үтенечләре буенча Тимерьюлчылар мәдәният йорты янындагы территорияне төзекләндерү концепциясенә яшелләндерү, балалар зонасы булдыру кертелгән, - дип хәбәр итте И.Куляжев. - Монда, аны эшләү өчен заманча җиһазларны кулланып, фонтан тарихи рәвешендә торгызылачак. Моннан тыш, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары төзеләчәк, шулай ук сквер янындагы тукталыш пунктын төзекләндерәчәкләр». Эшләр вакытында - якынча 30-нчы августка кадәр - әлеге тукталыш пункты тукталышлар исемлегеннән чыгарылган, дип өстәде спикер.
«Реконструкциянең икенче чиратыннан соң Кабан яр буена колорит өстәләчәк»
Иң масштаблы проектларның берсе - Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү. Эшләр берничә этапка бүленгән, дип искәртте Игорь Куляжев. Быел Мәрҗани урамы ягыннан Камал исемендәге театрдан Мәрҗани һәйкәленә һәм Марсель Сәлимҗанов урамы ягыннан - «Планета Фитнес» бинасыннан Назарбаев урамына кадәрге участокта төзекләндерүнең икенче чираты дәвам итте. Төзекләндерелә торган территориянең гомуми озынлыгы - 2 чакрым чамасы.
«Камал исемендәге театрдан Мәрҗани һәйкәленә кадәрге беренче участокны төзекләндерү эшләре төгәлләнде, - дип хәбәр итте спикер. - Икенче участокта тимер-бетон конструкцияләр монтажы, инженерлык челтәрләре салу алып барыла. Биредә су өстендә юл салу, үсемлек каскадлары, спорт мәйданчыклары, футбол кыры һәм башка эшләр каралган. Шулай ук икенче этап барышында күлнең ике ярын тоташтыручы җәяүле күпер пәйда булачак.
«Кабан яр буен төзекләндерү барышында шәһәр халкыннан бик күп тәкъдимнәр, кызыклы кисәтүләр, теләкләр килде. Битараф булмаган казанлылар белән бергә Кабанны төзекләндерүнең икенче чиратын август ахырында тәмамларга җыенабыз. Хәзер эшләр яхшы темпта бара, - дип шәрехләде Илсур Метшин. - Яр буеның беренче яртысы шәһәр халкы арасында фурор булдырды - без анда ялларда гына түгел, эш көннәрендә дә күп кеше йөрүен шатланып билгеләп үтәбез. Ышанам ки, реконструкциянең икенче чираты барышында тагын да колоритлырак иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк».
«Шәһәр читендәге тормышы һәрвакыт үзәктән аерылып торды, әмма без бу вәзгыятьне планлы рәвештә үзгәртәбез»
Быел Теплоконтроль сәнәгать микрорайоны территориясендә Авангард урамында яңа сквер барлыкка киләчәк.
«Әлеге микрорайонны төзекләндерүгә комплекслы рәвештә якын килә алдык - «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә скверга якын урнашкан 21 ишегалды ремонтланачак», - диде И.Куляжев. Зур чүп мәйданчыгы һәм стихияле парковка булган хуҗасыз территория урынына 8137 кв. метр мәйданлы сквер барлыкка киләчәк, дип өстәде ул.
«Шәһәр читендә һәрвакыт аерым тормыш булды, ул үзәктән нык аерылды. Әмма без бу юнәлештә планлы һәм системалы рәвештә эш алып барабыз, инфраструктура һәм мөмкинлекләре буенча ерак районнардагы тормыш үзәктән аерылмасын өчен тырышабыз, - дип билгеләде И.Метшин. - Без теләгәнчә үк югары темплар белән түгел, әмма без нәтиҗәләргә ирешәбез».
Казан бистәләрендә юллар, социаль объектлар яңартыла, капремонттан соң яңа мәдәният сарайлары ачыла - мәсәлән, Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Ниһаять, без үзгәрешләрне Универсиадага «Бустан» спорт комплексы төзелешеннән башлаган Теплоконтроль сәнәгать районына чират җитте, - диде Мэр. - Бүген без бу микрорайонда зур булмаган парк булдырабыз, ул республика башкаласы дәрәҗәсенә туры килә. Әлеге зур, системалы эш өчен без республика Президенты Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле. Аның җитәкчелегендә безнең барлык амбициоз планнар гамәлгә ашырылыр, дип өметләнәбез».