Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.08.2023, 13:20

Илсур Метшин: «Без психологик ярдәм үзәкләрен ныгыту турында карар кабул иттек»

Быел Казанда «Ышаныч»ның алты яңа филиалы ачылачак – бүлекләр барлык районнарда да барлыкка киләчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче август, Татьяна Марюхова). Быел Казанда «Ышаныч» психологик ярдәм үзәгенең алты яңа филиалы ачылачак. Алар Идел буе районында, Салават Күпере торак районында, Дәрвишләр һәм Юдино бистәләрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, күптән түгел «Ышаныч» психологик ярдәм үзәгенең барлык бүлекчәләрен тәртипкә китерү бурычы куелды, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән моны башкарып чыгуга ирешкәннәр.

«Кайчандыр үзәкне яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен оештырганнар, нәкъ менә шуңа күрә ул Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты балансында тора. Бүгенге көндә үзәкнең функцияләре киңәйде – психологик ярдәм сорап төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә. Ихтыяҗны күреп, без үзәкләрне ныгыту һәм Казанның барлык районнарында бүлекчәләр ачу карарына килдек», - диде ул.

«Ышаныч» үзәге Казанда 25 елдан артык эшли. Шәһәрлеләргә психологик ярдәмне 10 филиалда күрсәтәләр, учреждениедә барлыгы 100 гә якын кеше эшли. Быел үзәкнең яңа бүлекчәләренең берсе Бертуган Касыймовлар урамы, 74 адресы буенча ачылачак. Хәзер бинада капиталь ремонт үткәрелә.

Беренче яртыеллыкта «Ышаныч» үзәгенә 23 меңгә якын кеше килгән

Алия Заһидуллина сөйләвенчә, беренче яртыеллыкта үзәк 22,9 мең кешегә хезмәт күрсәткән, шуларның 66% ы – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр. Казанлылар арасында шәхси консультацияләр популярлашкан – ел башыннан аларга 5,8 мең кеше килгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33% ка күбрәк. Онлайн-консультацияләрдән 914 кеше файдаланган. Иң күп мөрәҗәгатьләр шәхси проблемалар, гаилә конфликтлары һәм үзара мөнәсәбәтләргә бәйле булган.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзалары да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу чорда психологларның шәхси консультацияләренә 98 кеше килгән, ышаныч телефоны аша 93 кеше ярдәм алган, 4 се – онлайн. Махсус хәрби операция башланганнан бирле мобилизацияләнүчеләрнең гаилә әгъзаларыннан 365 кеше «Ышаныч» үзәге хезмәтләреннән файдаланган.

Яңартудан соң үзәк структурасында ике яңа психологик хезмәт – «Компас» һәм «Таяныч» барлыкка килгән, шулай ук халык өчен «Психолог белән иртәнге аш» һәм антистресс-практика кебек эш форматы кертелә. Очрашулар атна саен 10:00 дән 12:00 гә кадәр 8 Март урамы, 4 адресы буенча уза.

Яшь гаиләләрнең 50% тан артыгы никахларын саклап калу турында карар кабул иткән

Яшьләрне гаилә тормышына әзерләү, яңа гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү һәм аерылышучы парлар өчен медиация үткәрү белән «Ювента» хезмәте шөгыльләнә. Әйтик, беренче яртыеллыкта Идел буе һәм Киров районнарында 129 гаилә өчен 40 интерактив лекция үткәрелгән. Ә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенә аерылышу турында гаризалар белән килгән парлар белән медиаторлар очрашкан. Шуннан соң гаиләләрнең 50% ы никахларын саклап калу турында карар кабул итте, дип хәбәр итте Алия Заһидуллина.

«Ышаныч» белгечләреннән «Тыңлыйбыз» проекты кысаларында Казан паркларында да психологик ярдәм алырга мөмкин. Мондый мөмкинлектән 334 казанлы файдаланган инде. Консультацияләр һәр чәршәмбе 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр җиде паркта үткәрелә: «Сосновая роща», «Крылья Советов», Лядской бакчасында, Җиңү, Горький, Урицкий паркларында, Горки-Әмәт урманында.

Моннан тыш, «Сайлау» психология хезмәтендә яшьләр өчен клуб ачылган. Аның катнашучылары үзләре тема һәм фикер алышу форматын сайлыйлар. Дәресләрдә беренче яртыеллыкта 78 студент булды, дип сөйләде Алия Заһидуллина.

«Психологик хезмәт тормышыбызның аерылгысыз өлеше булсын өчен, без әкренләп әзерләнеп киләбез, һәм кешеләр үз проблемаларын хәл итү өчен психологларга ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Бу җәмәгать сәламәтлеген саклауның мөһим коралы, шуңа күрә без әлеге инфраструктураны ныгытабыз һәм киләчәктә аңа күбрәк игътибар бирәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.08.2023
Видеорепортаж
14.08.2023 12:30
Казанда быел «Ышаныч» үзәгенең тагын алты филиалы ачылачак
Барлык яңалыклар