В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер ел эчендә Казанда законсыз урнаштырылган бер генә реклама корылмасы ачыкланган
Денис Гордийко фотосы
Казан мэры Илсур Метшин ведомство эшен югары бәяләде. «Без законсыз реклама базарын җиңүгә ирештек. Бу бик зур, системалы хезмәт. Әмма хәл итәсе тагы бер мәсьәлә бар – сүзем урамнарда тора торган, реклама мәгълүматы урнаштырылган транспорт чаралары хакында. Алар әллә кайдан күзгә ташланып тора һәм күркәм шәһәр күренешен боза, тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфаты да еш кына сорау тудыра», – диде Илсур Метшин.

Бер ел эчендә шундый 44 объект ачыкланган, аларның 18 е инде алынган, административ эш кузгату өчен 16 сы буенча материаллар тиешле органнарга җибәрелгән, 10 сы буенча эш алып барыла.
Законсыз объектлар белән көрәштән тыш, идарә реклама корылмаларының тышкы күренешен һәм эчтәлеген контрольдә тота. Корылмаларның яктыртылмавы, сыйфатсыз буяу куллану һәм басма продукция ябыштыру буенча сораулар аеруча контрольдә тотыла. Тукталышларның торышына зур игътибар бирелә: аларның барысы да чиста булырга тиеш. Тукталышларда маршрутларның актуаль схемалары булуы мөһим һәм аларның урналар белән җиһазландырылуы шарт. Шәһәрне тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында тукталышларның санитар торышына контроль көчәйтелгән.
Гомумән алганда, узган елны идарә тарафыннан хокук бозуларны җайга салу турында 465 таләп җибәрелгән. Бу ачыкланган мәсьәләләр санының узган ел белән чагыштырганда 35 процентка кимүенә китергән.