Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2026, 11:52

Илсур Метшин: «Без законсыз реклама базарын җиңүгә ирештек»

Бер ел эчендә Казанда законсыз урнаштырылган бер генә реклама корылмасы ачыкланган

Денис Гордийко фотосы

Казанда законсыз урнаштырылган реклама корылмалары санын киметүгә ирешкәннәр. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә рөхсәтсез куелган бер генә очрак теркәлгән. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин ведомство эшен югары бәяләде. «Без законсыз реклама базарын җиңүгә ирештек. Бу бик зур, системалы хезмәт. Әмма хәл итәсе тагы бер мәсьәлә бар – сүзем урамнарда тора торган, реклама мәгълүматы урнаштырылган транспорт чаралары хакында. Алар әллә кайдан күзгә ташланып тора һәм күркәм шәһәр күренешен боза, тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең сыйфаты да еш кына сорау тудыра», – диде Илсур Метшин.

Бер ел эчендә шундый 44 объект ачыкланган, аларның 18 е инде алынган, административ эш кузгату өчен 16 сы буенча материаллар тиешле органнарга җибәрелгән, 10 сы буенча эш алып барыла.

Законсыз объектлар белән көрәштән тыш, идарә реклама корылмаларының тышкы күренешен һәм эчтәлеген контрольдә тота. Корылмаларның яктыртылмавы, сыйфатсыз буяу куллану һәм басма продукция ябыштыру буенча сораулар аеруча контрольдә тотыла. Тукталышларның торышына зур игътибар бирелә: аларның барысы да чиста булырга тиеш. Тукталышларда маршрутларның актуаль схемалары булуы мөһим һәм аларның урналар белән җиһазландырылуы шарт. Шәһәрне тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында тукталышларның санитар торышына контроль көчәйтелгән.

Гомумән алганда, узган елны идарә тарафыннан хокук бозуларны җайга салу турында 465 таләп җибәрелгән. Бу ачыкланган мәсьәләләр санының узган ел белән чагыштырганда 35 процентка кимүенә китергән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.04.2026
Видеорепортаж
13.04.2026 12:34
Казанның тышкы реклама базары турында
Барлык яңалыклар