Казанда Донецк һәм Луганск республикалары качакларын урнаштыру өчен 350 урын әзерләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Украинада барган яңалыкларны борчылып күзәтәбез, бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр көннәр», – диде Илсур Метшин.
Кирәк булган очракта, Казан Донецк һәм Луганск республикалары качакларын кабул итә алачак, дип билгеләде Мэр. «Без ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә иңне куярга әзербез. «Ливадия» шифаханәсендә 200 һәм «Кварт» кунакханәсендә 150 урын әзерләнде, – дип хәбәр итте Илсур Метшин. – 2014 елда үзләренең торган җирләреннән күченеп китәргә мәҗбүр булган кешеләрне кабул иткән идек инде. Барысы да тынычлангач, кемдер өенә кире кайтты, ә кемдер Казанда калды һәм бүген республика башкаласында эшли».