Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2023, 03:00

Илсур Метшин: «Без әлеге борынгы бәйрәмнең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклыйбыз һәм аларны буыннан-буынга тапшырабыз»

Казан Мэры дин тотучыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин дин тотучыларны Корбан бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар! Сезне чын күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселманнар өчен изге бәйрәмнәрнең берсе булган һәм изге урыннарга хаҗ кылуның тәмамлануын билгеләүче Корбан гаете халкыбызның иң бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора һәм исламның чын әхлакый кыйммәтләрен искә төшерә. Ул изгелек һәм мәрхәмәтлелек кылырга чакыра, киң күңеллелекне һәм якыннарыгыз турында кайгыртуны символлаштыра.

Күп гасырлар элек булган кебек, Коръән кушканнарны үтәргә тырышып һәм билгеләнгән йолаларны үтәп, без бу борынгы бәйрәмнең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклыйбыз һәм аларны буыннан-буынга тапшырабыз.

Казан тынычлыкта һәм татулыкта яшәүче күп халыкларның туган йорты булып тора. Безнең һәрберебез Татарстан Республикасында һәм аның башкаласында дустанә һәм тату атмосфераны саклауга үз өлешен кертә. Безнең Казан киләчәктә дә төрле дин вәкилләренең тыныч яшәү шәһәре булып калыр, ә шәһәр мөселманнары ислам кыйммәтләрен алга таба да хөрмәт итәрләр, тирә-юньдәгеләргә кешелеклелек һәм әхлакый чисталык үрнәге күрсәтерләр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Әлеге якты бәйрәм сезнең йортларыгызга һәм гаиләләрегезгә җылылык һәм шатлык, иминлек һәм үзара аңлашу китерсен!

Корбан гаете мөбарәк булсын!» ­– дип әйтелә котлауда.

Барлык яңалыклар