В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел максатчан юнәлеш буенча югары педагогик белем алган 24 студентны Казан мәктәпләрендә көтәләр
Фото: Денис Гордийко
«Укытучылар әзерләүнең максатчан программасын үстерергә кирәк. Ел саен яңа мәктәпләр төзибез, һәм агымдагы ел да искәрмә түгел. Быел 1 нче сентябрьгә 4 мең укучыга исәпләнгән өч мәктәпне файдалануга тапшырабыз. Узган ел 6 мең укучыга дүрт яңа мәктәп төзелде», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Татарстан башкаласының белем бирү учреждениеләре, бөтен Россиядән кадрлар җәлеп ителүгә карамастан, укытучыларга мохтаҗлык кичерә. «Мондый төзелеш темплары белән мәгариф өлкәсендә укытучыларга ихтыяҗ бар, ә кайдадыр кытлык та, аны тулыландырырга кирәк. Республикада һәм аннан читтә иң яхшы укытучыларны эзләү базарында активлык күрсәтүдән тыш, безгә үз укытучыларыбызны да әзерләү зарур», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Югары уку йортында максатчан юнәлеш буенча белем алучы студентларга 15 мең сум күләмендә стипендия каралган, ул республика бюджетыннан финанслана. Беренче курстан ук студентлар югары уку йортын тәмамлагач эшкә урнашырга тиешле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Алар әлеге учреждениеләрдә биш ел дәвамында эшләргә тиеш, дип өстәде Ирек Ризванов.
Диләрә Гафурова