Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2024, 12:43

Илсур Метшин: «Акрынлап без спортлы ишегалларына кушылабыз. Моның өчен активистларыбызга рәхмәт»

«Спорт у дома» проекты күнегүләренә 4 меңнән артык казанлы кушылды

Актив яшәү рәвешен яратучы 4 меңнән артык кеше «Спорт у дома» проектының ачык күнегүләренә кушылды. Шәһәрнең 20 торак комплексында һәм 14 парк һәм скверында һәркем өчен мөмкин булган дәресләрне профессиональ тренерлар үткәрә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

«Акрынлап без спортлы ишегалларына кушылабыз. Моның өчен спорт мәйданчыклары ясыйбыз, булганнарын яңартабыз, яңаларын төзибез. Ишегалларында, паркларда һәм скверларда спорт белән шөгыльләнү даими рәвештә бара. Моның өчен активистларга рәхмәт, алар безнең ярдәмчеләребез, алар спортны халыкка җиткерәләр, ә без моңа ярдәм итәчәкбез», — дип билгеләде мэр Илсур Метшин.

«Спорт у дома» проекты кысаларында «Безнең ишегалды чемпионнары» шәһәр Спартакиадасы дәвам итә, аны 30дан артык ишегалды һәм торак комплекслар хуплады. Агымдагы сезонда турнир 16 дисциплина буенча уза.

Моңа кадәр хоккей, бадминтон, футбол һәм киберспорт буенча ярышлар узган иде инде. Узган атнада мини-футбол чемпионнарын билгеләделәр. Хәзер волейбол буенча ярышларда 24 команда катнаша.

«Һәркем «Спортлы Казан» исеме астындагы гаилә әгъзасы була, фикердәшләр таба, күршеләре белән дуслаша яки актив рәвештә вакыт үткәрә ала», – дип ассызыклады физик культура һәм спорт комитеты рәисе.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.08.2024
Видеорепортаж
05.08.2024 11:19
«УРАМ» экстрим-паркында Казан спорт көнен билгеләп үтәчәкләр
Барлык яңалыклар