В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү һәм укыту буенча яңа инклюзив үзәккә нигез салынды
Фото: Марат Мөгыйнов
«Бүген, моның кадәр кешене күреп, мин бераз гаҗәпләндем. Илдар хәзрәт Баязитов, үзебезнекеләр генә булачак, диде. Сезнең күп булуыгыз сөендерә. Бу «Ярдәм-Помощь» фондының һәм безнең йөрәкләрдә аерым урын алган мәчетнең эш масштаблары турында сөйли. Без Казан халкының рухи тормышы белән бәйле барлык проектларда катнашырга тырышабыз. Ресурслар һәрвакыт җитми, әмма кайчандыр бу мәчетне дә, тернәкләндерү үзәген дә Аллаһ ярдәме белән төзи башладык. «Ярдәм» мәчете – миңа катнашу бәхете насыйп булган иң уңышлы һәм искиткеч проект. Яңа инклюзив үзәктә теләгән һәркем сәламәтлеген яхшырта алачак. Шулай да иң мөһиме – рухыңны һәм иманыңны ныгыту», – диде шәһәр башлыгы.
«Ярдәм» инклюзия үзәге төзелешенә старт бирелү уңаеннан Илсур Метшин һәм «Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды советы рәисе Илдар Баязитов тарафыннан вакыт капсуласы салынды. Шәһәр башлыгы шулай ук реабилитантлар белән аралашты, аларның үтенечләрен тыңлады. «Теләкләрегез өчен рәхмәт, без аларны һичшиксез тормышка ашырырбыз», – диде ул.
Яңа инклюзив үзәк проектын Шәһәрне үстерү институты белән берлектә «Татинвестгражданпроект» ДУП эшли. Бассейн гидравлик күтәргеч, периметр буенча култыксалар, баскыч һәм тактиль күрсәткечләр, таеп егылуны кисәтүче өслек белән җиһазландырылачак. Шулай ук киенү, санитария бүлмәләре булачак. Яңа бинада уку сыйныфлары, процедура кабинетлары, гомуми билгеләнештәге бүлмәләр һәм сак пункты урнашачак.
Үзәк төзү турында карар «Ярдәм»дә тернәкләнү узарга теләүчеләр күп булу сәбәпле кабул ителгән. Бүгенге көндә бер урынга 18 кеше дәгъва кыла. Илдар Баязитов шәһәр башлыгына объектны төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
«Без инклюзив үзәк буенча эш башлануын зарыгып көттек. Аның мөмкинлекләре зур булачак. Шәһәр җитәкчелегенә һәм шәхсән Илсур Рәис улы Метшинга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмнән башка үзәкнең 15 эш юнәлеше буенча да шундый югары уңышларга ирешә алмас идек. Яңа объект мөмкинлекләре чикле кешеләрне җәлеп итәрлек тагын бер урын булыр дип уйлыйм», – диде Илдар Баязитов.
«Ярдәм-Помощь» фонды каршындагы тернәкләндерү үзәге 2013 елда төзелгән. Мәчет янында урнашкан бинада барлык кирәкле шартлар тудырылган: чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер сыйныфлары, китапханә, мини-типография.
Ачылган көннән башлап үзәк аша сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле 21 меңнән артык кеше узган. Алар арасында сукырлар, чукрак-телсезләр, коляскада йөрүчеләр, Даун синдромы белән авыручылар, ДЦП диагнозы белән яшәүчеләр бар. Үзәктә сукыр кешеләрне Луи Брайль системасы буенча язарга һәм укырга, компьютер грамоталылыгына, төрле һөнәрләргә өйрәтәләр.
2022 елда «Ярдәм» мәчете территориясендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен беренче махсуслаштырылган «Дан» спорт комплексы ачылды. Мәйданы 1200 кв.м булган ике катлы бинада көн саен 500 кеше, шул исәптән спортның 15 төре, әйтик, флорбол, бочча, футбол, мини-футбол, волейбол, баскетбол һ.б. буенча паралимпиячеләр дә шөгыльләнә ала.
Ә 2023 елда Серов урамында бульвар төзү эшләре башланды, ул «Ярдәм» мәчетеннән Восход урамына кадәр сузылачак. Быел беренче чират кысаларында мәчеттән сулыкка кадәрге участокта эшләрне тәмамлау планлаштырыла. Территориядә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 12 функциональ зона барлыкка киләчәк: уен мәйданчыклары, сизү органнарын стимуллаштыруга юнәлдерелгән функциональ зоналар һәм башкалар.
Таш салуда шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Булат Алиев, шәһәр районнары администрацияләре башлыклары, имамнар катнашты.
Диләрә Гафурова