“Ачык Казанга” мөрәҗәгатьләр саны 2 миллионнан арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Ксения Швецова). 7 елдан артык казанлыларга торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм иткән “Ачык Казан” системасы быел 2 миллионнан артык гариза кабул иткән. Көн саен анда меңләгән мөрәҗәгать килә, алар эшкәртелә һәм тәүлек эчендә ябыла. Процесс һәм “Ачык Казан” системасының эшчәлеге белән Казан Мэры Илсур Метшин якыннанрак танышты. Ул диспетчерлар эшли торган бинаны карады (К.Маркс ур.). Мэр билгеләп үткәнчә, казанлылар теләмичә генә яңа сервиска кушулып киткәннәр иде, хәзер ул ТКХ өлкәсен камилләштерү коралы булып тора.
FIX компанияләр төркеменең “Дәүләт проектлары” юнәлеше җитәкчесе Богдан Абабков сөйләгәнчә, “Ачык Казан” комплекслы мәгълүмат системасы эшләгән 7 ел эчендә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык юнәлешләре буенча да бердәм ситуацион кыр булдырылды. Системаны камилләштереп тору, яңа технологияләр кертү аны елдан-ел уңайлырак ясый. Бүген казанлылар “Ачык Казанга” колл-үзәкләр аша, портал яисә кушымта аша мөрәҗәгать итә ала. “Халык контроле” аша килгән ТКХ белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә “Ачык Казанга” җибәрелә.
Бүген “Ачык Казан” 5 меңнән артык күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә – бу торак фондның 87%, системада 40 идарә итүче компания, 277 подрядчы оешма һәм 6 ресур белән тәэмин итүче һәм башка предприятие бар. Анда вак идарә итүче компанияләр дә керә.
“Көнгә меңгә якын гариза эшкәртәбез, ә җылы җибәргән вакытларда 3 мең дә була. Августта гаризалар саны 2 миллионнан артты. 2011 елда алар нигездә зар формасында булса, хәзер алар конкрет бурычлар, тәкъдимнәр. Без монда уңай тренд күрәбез”, - дип саный Богдан Абабков.
Мэр әлеге фикер белән килеште һәм гаризалар саны кешеләрнең әлеге сервиска ышануын күрсәтә, дип билгеләде: “Кешеләр мөрәҗәгать итә, чөнки беләләр, җавап булачак, проблема хәл ителәчәк, зарлары һавада эленеп калмаячак, подрядчы оешмалар үзара “футбол” уйнамаячак. Иң мөһиме - нәтиҗә”.
Бүгенге көндә иң популяр мөрәҗәгатьләр – электр белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү челтәрләренең төзек булмавы, йорт территорияләрен төзекләндерү. Система эшли башлаганнан алып, хәзерге вакытка кадәр гаризалар үтәлеше 99% җиткән, гаризаны үтәү вакыты 3,5 тапкыр кимегән. “Бу бик зур саннар. Коры статистика гына кебек, ләкин бик озын юл үтелгән, моның өчен сезгә һәм идарә итүче компанияләргә рәхмәтлебез”, - диде И.Метшин.
Мэр төрле идарә итүче компанияләргә гаризалар саны нык аерылу ни белән бәйле икәнен кызыксынды – мисал өчен, Мәскәү районы ТКХ идарә итүче компаниясенә айга 4 меңнән артык гариза килә, “Заречье” идарә итүче компаниясенә – 2840. И.Гыйниятуллин аңлатканча, әлеге аермалар уңай үзгәрешләр белән бәйле: “Бу күрсәткечләр ике мәгънәле: бер яктан алар проблемалар барлыгы хакында сөйли, икенче яктан – элемтә бар, халык идарә итүче компаниягә, системага ышаныч белдерә”.
Сүз уңаеннан, Мәскәү районы 2011 елда проект старт алган беренче район иде. “Башта нинди каршылык булганын хәтерлибез, ә хәзер ул ТКХ структуралары эшендә төп корал. Яңалыклар авыр кабул ителә, ләкин нык торуыбыз яхшы булды – сервис нәтиҗәләре үзләре турында үзләре сөйли”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы бинаны карап чыкты, биредә диспетчерлар гаризалар кабул итә – үзәктә 14 эш урыны каралган.
Билгеләп үтәргә кирәк, Казан ТКХ өлкәсендә “тиз җавап бирү” системасын керткән беренче шәһәрләрнең берсе булды. Бүген аның тәҗрибәсен актив рәвештә башка шәһәрләр өйрәнә – охшаш сервис Түбән Камада, Әлмәттә, Алабугада, Зәйдә кертелде, Коми республикасы, Чечня шәһәрләре автоматлаштырылган, быел Түбән Новгород кушылды.