Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Казан мэры шәһәр халкын Россия көне белән котлады
Илсур Метшин: «Һәрберебез илебезнең күпгасырлык тарихы белән хаклы рәвештә горурлана»
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Россия көне белән котлады.

Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм дәүләтебезнең милли бердәмлеген һәм бәйсезлеген, күпсанлы бердәм халыкларның рухи көчен һәм холкының сыгылмаучанлыгын чагылдыра.

Бүген безнең ил — мөстәкыйль, бөек дәүләт. Ватаныбызның үсешенә һәр кеше үз өлешен керткән бер зур гаилә ул.

Казанда яшәүчеләр — кечкенәдән алып олысына кадәр — максатчан, инициативалы һәм талантлы кешеләр, туган ил хакына иҗади үсеш идеалларына бирелгәннәр. Һәрберебез хаклы рәвештә илебезнең күпгасырлык тарихы, аның төрле мәдәни һәм рухи традицияләре белән горурлана. Борынгы бабаларыбыз мирасын саклап, без заман белән бергә атлыйбыз, технологияләр үстерәбез, яраткан шәһәребездә тормышны яхшыртабыз.

Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән бәхет, игелек һәм иминлек телим! Бу бәйрәмнең бөеклеге сезгә яңа көч һәм илһам бирсен. Сезгә һәм барлык якыннарыгызга нык сәламәтлек телим!

2024-06-12T08:00:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.