Казан Ратушасында укытучылар көненә багышланган “Остазларның горурлыгы - укучыларда” дип аталган форум узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген Казан Ратушасында укытучылар көненә багышланган “Остазларның горурлыгы - укучыларда” дип аталган форум узды. Чарада бу елда БДИ буенча йөз балл җыйган укучыларның 69 остазы һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Педагоглар Казан Мэрына ничек итеп яхшы нәтиҗәләргә ирешүләре, чыгарылыш имтиханнарында максималь балл җыярга теләгән укучылар нинди сыйфатларга ия булырга тиешлекләре турында сөйләделәр.
Бүгенге көндә Казан белем бирү дәрәҗәсе буенча Татарстанның башка шәһәрләренә генә фон биреп калмый, Россиядә дә лидерлар рәтендә йөри, дип билгеләп үтте Мэр. Мисал өчен, бүгенге көндә биологиядән һәр тугызынчы “йөз балл” җыючы укучы – Казан мәктәбенеке.
Укытучылар көне алдыннан уздырыла торган форум педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашуда мәйданчык булып торды. 177-нче номерлы лицейның берничә “йөз балл җыючысын” әзерләнгән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Переведенцева сүзләренә караганда, бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен укучыларда мотивация булдырырга кирәк, күпчелек очракларда уңыш очраклы рәвештә түгел, ә системалы якын килүгә бәйле.
131-нче номерлы лицейның химия укытучысы Әлфия Сафонова, үз чиратында, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү олимпиадаларга әзерләнү белән бергә үрелеп барылырга тиеш дип җиткерде.
Мэр укытучыларны мәгариф системасын камилләштерү буенча идеяләр тәкъдим итәргә чакырды: “Безнең Президентыбыз искиткеч, ул республиканың кызыксынуларын федераль дәрәҗәдә яклый белә, шуңа да идеяләр булса, курыкмыйча җиткерергә кирәк. Казан һәм Казанның педагоглар берләшмәсе – Россиядәге мәгарифне дә яхшырта ала торган инициативалар төзи алырлык фундамент. Языгыз, тәкъдим итегез – мин һәрвакытта да сезне тыңларга әзермен”.
Очрашу ахырында Мэр педагогларны якынлашып килүче бәйрәм – Укытучылар көне белән тәбрикләде һәм намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды. “Без укытучыларыбыз белән горурланабыз, алар ел саен тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтәләр, Татарстан Республикасында һәм Идел буенда гына түгел, Россия күләмендә дә зур уңышларга ирешеп киләләр. Очрашуларыбыз даими оештырылыр дип өметләнәм. Мин мәктәпләрне бик яратам, кунакка чакырыгыз. Мәктәп чоры – һәр кешенең дә йөрәгендә саклана торган матур вакыт”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры.