Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2025, 15:07

Илсур Метшин: «Элеккечә, бюджет балансланган, социаль әһәмиятле һәм өстенлекле чыгымнарның барысы да каралган»

Казан шәһәре Думасы депутатлары 2026-2028 елларга Казанның финанс планын расладылар

Денис Гордийко фотосы

Бүген Казан шәһәре Думасының IV сессиясендә 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына шәһәрнең бюджет проектын расладылар. Чыгымнарның якынча 83 проценты шәһәрнең социаль өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Утырыш Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.

«Документ агымдагы чынбарлыкны һәм объектив икътисади хәлне исәпкә алып булдырылган. Элеккечә, бюджет балансланган, социаль әһәмиятле һәм өстенлекле чыгымнарның барысы да тулы күләмдә каралган. Гадәттәгечә, бюджет сәясәтенең социаль юнәлеше өстенлекле булып кала», - дип билгеләде Казан башлыгы.

Сессиядә доклад белән Башкарма комитетның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2026 елга Татарстан Республикасы башкаласы бюджетының гомуми кереме 60 млрд 320 млн сумны тәшкил итәчәк – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 10 млрд 143 млн сумга күбрәк.

«Казан бюджеты керемнәре алдагы 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына шәһәрнең социаль-икътисади үсеше күрсәткечләреннән, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең алдагы чорларга салым базасы буенча хисап мәгълүматларыннан һәм 2025 елда Казан бюджетына керемнәрне бәяләүдән чыгып формалаштырылды», - диде Ирек Мөхәммәтшин.

2026 елга бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәр өлеше 38 млрд 813 млн сум булыр, дип фаразлана. 2027 елга бюджет керемнәре – 41 млрд 22,4 млн сум, 2028 елга 43 млрд 475,9 млн сум булыр, дип көтелә.

Татарстан Республикасы бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр 2026 елга – 21 млрд 507,4 млн сум, 2027 елга – 21 млрд 687,2 млн сум, 2028 елга – 23 млрд 539,3 млн сум тәшкил итәчәк.

Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хуҗалыгына билгеләнгән чыгымнарны тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга, шул исәптән урамнарны яктырту, яшелләндерү, парк һәм скверларны, башка объектларны карап тотуга, торак фондын капиталь төзекләндерүгә һәм башка өлкәләргә бүлеп бирәчәкләр.

Әлеге максатларга барлыгы 2026 елда – 2 млрд 111,6 млн, 2027 елда – 2 млрд 96,4 млн, 2028 елда – 2 млрд 132,8 млн сум акча тотылачак.

Бюджетта шулай ук илкүләм иминлек һәм хокук саклау эшчәнлегенә, илкүләм икътисадка, гомуми дәүләт мәсьәләләрен гамәлгә ашыруга, әйләнә-тирә мохитне саклауга, мәдәнияткә, социаль сәясәткә, физик тәрбия һәм спорт өлкәсенә каралган чыгымнар да исәпкә алынган.

Чыгымнарның иң зур өлеше мәгариф өлкәсенә туры килә. Түләүсез башлангыч, төп, урта гомуми, шулай ук өстәмә һәм һәркемгә кагылышлы түләүсез мәктәпкәчә белем бирүгә 2026 елда 42 млрд 219,3 млн сум акча юнәлдерү планга кертелгән. 2027 елда чыгымнар – 44 млрд 591,4 млн, ә 2028 елда 47 млрд 037,7 млн сум булачак.

Яшьләр сәясәтен үстерүгә киләсе елда – 622,4 млн, 2027 елда – 678 млн, 2028 елда 739,3 млн сум бүлеп биреләчәк.

Казанның Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев билгеләп үткәнчә, 2026 елга һәм планлы чорга бюджет баланслылык, керем һәм чыгым маддәләренең нигезлелеге, шулай ук бюджет законнарына туры килү мәсьәләләре буенча экспертиза узган. Ул чыгымнарның 83 процентының шәһәрнең социаль өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдереләчәгенә басым ясады.

Шәһәр бюджеты проекты бертавыштан хупланды.

Фоторепортаж
Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының IV сессиясе узды
Видеорепортаж
17.12.2025 12:47
Ратушада Казан шәһәре Думасының IV сессиясе узды
Барлык яңалыклар