Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 19:19

Илсур Метшин «Зур тәнәфес»тә катнашучыларга: «Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр»

Фестивальдә 6 мең бала һәм яшүсмер катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәбе чыккан

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен уздырыла торган «Зур тәнәфес» фестиваленең гала-концерты булды. Быел шәһәр бәйгесендә 6 мең кеше катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәп укучысы чыккан. Концертта укучылар иң яхшы иҗади номерларны тәкъдим итте. Совет районының 175 нче гимназиясе һәм шәһәрнең Киров районындагы 3 нче гимназиясе фестивальнең җиңүчеләре һәм бер миллион сумлык сертификат ияләре дип танылды. Иң яхшы коллективларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

Марат Мөгыйнов фотосы

Быел иң талантлы мәктәп исеме өчен 6 мең бала һәм яшүсмер көрәшкән. Коллективлар «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» темасы буенча чыгыш ясаган. Бәйгегә чакырылган жюри катнашучыларны дүрт юнәлеш: театр, музыка һәм бию, шулай ук оригиналь жанр буенча сайлап алган.

«Без инде 18 нче «Зур тәнәфес»кә нәтиҗә ясыйбыз. 18 ел дәвамында катнашучыларыбызның чыгышлары да яхшырды, фестиваль үзе дә тулы бер хәрәкәт статусына ия булды. Быел гына да фестивальдә 6 мең бала катнашты. 18 ел эчендә сәхнәгә Казанның төрле мәйданчыкларында, шул исәптән финалда, 150 мең бала чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Залда ата-аналар, педагоглар, уку йортларының директорлары утыра, барыбыз өчен дә уртак фикерне җиткерәм дип уйлыйм, без балаларыбызның бу дәрәҗәдә сәләтле булуларыннан, аларның бик шәп чыгыш ясауларыннан зур ләззәт алабыз».

Шәһәр башлыгы чыгышларга бәя бирү һәм катлаулы карарлар кабул итү бурычы йөкләнгән жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр, барыгыз да гран-при ияләре. Аңлавымча, сез иң-иң яхшылары. Балаларыбыз, укучыларыбыз иҗат төркемнәре башлыклары җитәкчелегендә зур хезмәт башкаралар. Вокал, бию, хореография укытучыларына рәхмәт. Без бик матур чыгышлар карадык, һәм болар бар да сезнең хезмәтегез җимеше. Әлеге эшкә зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт. Мин беренче гала-концертларыбызны искә алам һәм, бүгенге чара белән чагыштырып, 6 мең катнашучыбызга Казанда узган «Яңа дулкын» фестивалендәге сыман якты хатирәләр бүләк итә алуыбызны аңлыйм», – дип мөрәҗәгать итте мэр катнашучыларга. Ул шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына, коллектив лидерларына һәм катнашучыларның ата-аналарына рәхмәт белдерде.

Конкурс өч этапта: мәктәп (19 гыйнвар – 20 февраль), район (24 февраль – 6 март) һәм шәһәр (10–16 март) буенча узган. Өченче турда фестивальдә катнашучы барлык мәктәпләрне икегә: «Зур» (1000 нән артык укучы) һәм «Кече» (1000 нән азрак укучы) төркемгә бүлгәннәр.

Финал туры Казанның төрле мәдәни үзәкләрендә узган. Әйтик, 10 март көнне С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында – Совет районы мәктәп укучылары; 11 мартта В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортында – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары укучылары; 13 мартта «Мәскәү» мәдәният үзәгендә – Киров һәм Мәскәү районнары укучылары; 16 мартта «Чулпан» мәдәният үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф оешмалары укучылары көч сынашкан.

Бүләкләү тантанасы алдыннан мәктәп коллективлары тамашачылар өчен иҗади чыгышларын тәкъдим иткән. Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия – «Галәм» укучылары сәхнәдә үзләренең дәртле татар биюен башкарган. Ике җырчы үзләренең көчле, моңлы тавышлары белән залны әсир итеп, күңелле бәйрәм рухын тудырган. Әлеге чыгыштан соң зал көчле алкышлар белән җавап биргән.

Концертта шулай ук патриотик темага «Это все мое родное» дигән җыр җырланган. Аны 18 нче гимназия укучылары 181 нче мәктәпнең иҗат төркеме белән бергә башкарган. Гитара тавышына җыр яңгыраган вакытта экранда һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләре күрсәтелгән. Залда утыручылар хисләргә бирелеп, салмак кына елаган.

Аннан соң сәхнәдә 10 нчы гимназиянең 17 укучысы агач кашыкларда дәртле татар бию көен уйнаган. Тамашачылар бәрмә уен коралларының яңгыравыклы авазына дәртләнеп кул чапкан.

Коллективлар чыгыш ясаганнан соң Казан мэры Илсур Метшин фестивальдә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырган.

«Башка бәйгеләрнеке кебек үк, безнең фестивальнең дә бүләкләре, урыннары бар. Мин үз фикеремне әйттем инде: барыгыз да Гран-при ияләре. Шулай да, урын алган төркемнәрне дә билгеләп үтү кирәк», – диде мэр.

Кече төркемдә беренче урын һәм төп бүләк – 1 миллион сум – Киров районының татар телендә белем бирә торган 3 нче гимназиясенә тапшырылган. Идел буе районының 18 нче номерлы «Галәм» гимназиясе икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка ия булган. Мәскәү районының Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиясе өченче урын яулап, аңа 350 мең сумлык сертификат бирелгән.

Зур төркемдә беренче урын ияләре – Совет районының 175 нче гимназиясе. Учреждение коллективына 1 миллион сум күләмендә бүләк тапшырылган. Икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка Яңа Савин районының 177 нче лицее лаек булган. Өченче урынны ике уку йорты: Киров районының 188 нче күппрофильле лицее һәм Яңа Савин районының 107 нче «Ачыш» гимназиясе бүлешкән. Аларга шәһәр мэры 350 мең сумлык сертификатлар тапшырган.

Шулай ук чарада лауреат мәктәпләрне, махсус приз ияләрен һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләделәр. Барлыгы 17 мәгариф оешмасы билгеләп үтелде. Коллективларга бүләкләрне Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тапшырды.

«Бүген мине бу залда бик тәэсирле хис-кичерешләр биләп алды. Менә инде 18 нче тапкыр безнең гүзәл башкалабызда бай эчтәлекле «Зур тәнәфес» бәйгесе уза. Бу чара зур хезмәт таләп итә торган фестиваль. Шуңа күрә мин бу зур бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк дип саныйм. Монда бары тик катнашучылар гына», – диде Евгения Лодвигова.

• «Кече» төркемдәге бүләк ияләре
• Фестиваль лауреаты – Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе;
• Фестиваль лауреаты – Казан шәһәре Совет районының 140 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
• Махсус «Фестиваль хәрәкәтендә актив катнашкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Мәскәү районының 9 нчы гимназиясе;
• Махсус «Муса Җәлилгә багышланган программа өчен» бүләге – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясе;
• Махсус «Халыкның гореф-гадәтләрен саклаган өчен» бүләге – Казан шәһәре Идел буе районының 21 нче гимназиясе;
• Махсус «Буыннар бәйләнеше темасын ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының лицей – инженерлык үзәге ;
• Махсус «Җиңүгә омтылыш өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче лицее;
• Махсус «Иҗади эзләнүләр өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;
• Фестивальдә катнашучы – Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе.
• «Зур» төркемдәге бүләк ияләре
• Фестиваль лауреаты  – Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе;
• Махсус «Кунакчыл Казан темасын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Киров районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 70 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
• Махсус «Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен» бүләге – Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче күппрофильле «Гаилә» лицее;
• Махсус «Казан тарихын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Киров районының 189 нчы күппрофильле «Заман» гимназиясе;
• Махсус «Иң яхшы көлке программа өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
• Махсус «Дуслык темасын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155 нче гимназиясе;
• Махсус «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасын ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбе;
• Фестивальдә катнашучы – Казан шәһәре Идел буе районының Россия Герое Д.Р.Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе .

Финалга чыккан мәктәпләрнең берсе – 133 нче «Гаилә» лицее директоры Лилия Корбанова бүләкне киләчәктә мәгариф оешмасын төзекләндерүгә юнәлтергә җыенуы турында сөйләде.

«Безнең лицей эшли башлаганга нибары ел ярым вакыт узды, әмма без тәвәккәлләп, фестивальдә катнаштык. Һәм менә, махсус бүләк алдык. Без моның белән генә тукталмаячакбыз. Фестиваль ярдәмендә мин, беренчедән, моңа кадәр игътибар итмәгән никадәр талантлы балаларыбыз барлыгын аңладым. Икенчедән, әлеге бәйге безне – укытучыларны, балаларны, ата-аналарны берләштерә, дуслаштыра алды. Чарага әзерләнгәндә күп вакытыбыз лицейда узды һәм мин безнең беренче чиратта команда булуыбызны аңладым», – дип фикерләре белән уртаклашты Лилия Корбанова.

«Зур тәнәфес» фестивале Мәгариф идарәсе белән бергә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырыла. Ул Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә талантлы балаларны ачыклауга, аларны шәһәрнең иҗат тормышына җәлеп итүгә, мәктәп коллективларының башкару осталыгын арттыруга, балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади активлыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Вахитов районының 116 нчы һәм Идел буе районының 186 нчы лицей укучылары фестиваль җиңүчеләре булып танылган иде. Мәктәпләр өчен каралган төп иҗади бәйге финалында Казанның 24 мәгариф учреждениесеннән 5 мең бала катнашкан.

Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе

Видеорепортаж
09.04.2026 19:21
Барлык яңалыклар

Илсур Метшин «Зур тәнәфес»тә катнашучыларга: «Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр»

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен уздырыла торган «Зур тәнәфес» фестиваленең гала-концерты булды. Быел шәһәр бәйгесендә 6 мең кеше катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәп укучысы чыккан. Концертта укучылар иң яхшы иҗади номерларны тәкъдим итте. Совет районының 175 нче гимназиясе һәм шәһәрнең Киров районындагы 3 нче гимназиясе фестивальнең җиңүчеләре һәм бер миллион сумлык сертификат ияләре дип танылды. Иң яхшы коллективларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

Марат Мөгыйнов фотосы

Быел иң талантлы мәктәп исеме өчен 6 мең бала һәм яшүсмер көрәшкән. Коллективлар «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» темасы буенча чыгыш ясаган. Бәйгегә чакырылган жюри катнашучыларны дүрт юнәлеш: театр, музыка һәм бию, шулай ук оригиналь жанр буенча сайлап алган.

«Без инде 18 нче «Зур тәнәфес»кә нәтиҗә ясыйбыз. 18 ел дәвамында катнашучыларыбызның чыгышлары да яхшырды, фестиваль үзе дә тулы бер хәрәкәт статусына ия булды. Быел гына да фестивальдә 6 мең бала катнашты. 18 ел эчендә сәхнәгә Казанның төрле мәйданчыкларында, шул исәптән финалда, 150 мең бала чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Залда ата-аналар, педагоглар, уку йортларының директорлары утыра, барыбыз өчен дә уртак фикерне җиткерәм дип уйлыйм, без балаларыбызның бу дәрәҗәдә сәләтле булуларыннан, аларның бик шәп чыгыш ясауларыннан зур ләззәт алабыз».

Шәһәр башлыгы чыгышларга бәя бирү һәм катлаулы карарлар кабул итү бурычы йөкләнгән жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр, барыгыз да гран-при ияләре. Аңлавымча, сез иң-иң яхшылары. Балаларыбыз, укучыларыбыз иҗат төркемнәре башлыклары җитәкчелегендә зур хезмәт башкаралар. Вокал, бию, хореография укытучыларына рәхмәт. Без бик матур чыгышлар карадык, һәм болар бар да сезнең хезмәтегез җимеше. Әлеге эшкә зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт. Мин беренче гала-концертларыбызны искә алам һәм, бүгенге чара белән чагыштырып, 6 мең катнашучыбызга Казанда узган «Яңа дулкын» фестивалендәге сыман якты хатирәләр бүләк итә алуыбызны аңлыйм», – дип мөрәҗәгать итте мэр катнашучыларга. Ул шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына, коллектив лидерларына һәм катнашучыларның ата-аналарына рәхмәт белдерде.

Конкурс өч этапта: мәктәп (19 гыйнвар – 20 февраль), район (24 февраль – 6 март) һәм шәһәр (10–16 март) буенча узган. Өченче турда фестивальдә катнашучы барлык мәктәпләрне икегә: «Зур» (1000 нән артык укучы) һәм «Кече» (1000 нән азрак укучы) төркемгә бүлгәннәр.

Финал туры Казанның төрле мәдәни үзәкләрендә узган. Әйтик, 10 март көнне С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында – Совет районы мәктәп укучылары; 11 мартта В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортында – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары укучылары; 13 мартта «Мәскәү» мәдәният үзәгендә – Киров һәм Мәскәү районнары укучылары; 16 мартта «Чулпан» мәдәният үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф оешмалары укучылары көч сынашкан.

Бүләкләү тантанасы алдыннан мәктәп коллективлары тамашачылар өчен иҗади чыгышларын тәкъдим иткән. Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия – «Галәм» укучылары сәхнәдә үзләренең дәртле татар биюен башкарган. Ике җырчы үзләренең көчле, моңлы тавышлары белән залны әсир итеп, күңелле бәйрәм рухын тудырган. Әлеге чыгыштан соң зал көчле алкышлар белән җавап биргән.

Концертта шулай ук патриотик темага «Это все мое родное» дигән җыр җырланган. Аны 18 нче гимназия укучылары 181 нче мәктәпнең иҗат төркеме белән бергә башкарган. Гитара тавышына җыр яңгыраган вакытта экранда һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләре күрсәтелгән. Залда утыручылар хисләргә бирелеп, салмак кына елаган.

Аннан соң сәхнәдә 10 нчы гимназиянең 17 укучысы агач кашыкларда дәртле татар бию көен уйнаган. Тамашачылар бәрмә уен коралларының яңгыравыклы авазына дәртләнеп кул чапкан.

Коллективлар чыгыш ясаганнан соң Казан мэры Илсур Метшин фестивальдә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырган.

«Башка бәйгеләрнеке кебек үк, безнең фестивальнең дә бүләкләре, урыннары бар. Мин үз фикеремне әйттем инде: барыгыз да Гран-при ияләре. Шулай да, урын алган төркемнәрне дә билгеләп үтү кирәк», – диде мэр.

Кече төркемдә беренче урын һәм төп бүләк – 1 миллион сум – Киров районының татар телендә белем бирә торган 3 нче гимназиясенә тапшырылган. Идел буе районының 18 нче номерлы «Галәм» гимназиясе икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка ия булган. Мәскәү районының Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиясе өченче урын яулап, аңа 350 мең сумлык сертификат бирелгән.

Зур төркемдә беренче урын ияләре – Совет районының 175 нче гимназиясе. Учреждение коллективына 1 миллион сум күләмендә бүләк тапшырылган. Икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка Яңа Савин районының 177 нче лицее лаек булган. Өченче урынны ике уку йорты: Киров районының 188 нче күппрофильле лицее һәм Яңа Савин районының 107 нче «Ачыш» гимназиясе бүлешкән. Аларга шәһәр мэры 350 мең сумлык сертификатлар тапшырган.

Шулай ук чарада лауреат мәктәпләрне, махсус приз ияләрен һәм бәйгедә катнашучыларны бүләкләделәр. Барлыгы 17 мәгариф оешмасы билгеләп үтелде. Коллективларга бүләкләрне Казан башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова тапшырды.

«Бүген мине бу залда бик тәэсирле хис-кичерешләр биләп алды. Менә инде 18 нче тапкыр безнең гүзәл башкалабызда бай эчтәлекле «Зур тәнәфес» бәйгесе уза. Бу чара зур хезмәт таләп итә торган фестиваль. Шуңа күрә мин бу зур бәйгедә җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк дип саныйм. Монда бары тик катнашучылар гына», – диде Евгения Лодвигова.

«Кече» төркемдәге бүләк ияләре

Фестиваль лауреаты – Казан шәһәре Совет районының 90 нчы гимназиясе;

Фестиваль лауреаты – Казан шәһәре Совет районының 140 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Махсус «Фестиваль хәрәкәтендә актив катнашкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Мәскәү районының 9 нчы гимназиясе;

Махсус «Муса Җәлилгә багышланган программа өчен» бүләге – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясе;

Махсус «Халыкның гореф-гадәтләрен саклаган өчен» бүләге – Казан шәһәре Идел буе районының 21 нче гимназиясе;

Махсус «Буыннар бәйләнеше темасын ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының лицей – инженерлык үзәге ;

Махсус «Җиңүгә омтылыш өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының 23 нче лицее;

Махсус «Иҗади эзләнүләр өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Фестивальдә катнашучы – Казан шәһәре Идел буе районының 40 нчы гимназиясе.

«Зур» төркемдәге бүләк ияләре

Фестиваль лауреаты  – Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе;

Махсус «Кунакчыл Казан темасын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Киров районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 70 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Махсус «Гаилә кыйммәтләрен саклаган өчен» бүләге – Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче күппрофильле «Гаилә» лицее;

Махсус «Казан тарихын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Киров районының 189 нчы күппрофильле «Заман» гимназиясе;

Махсус «Иң яхшы көлке программа өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;

Махсус «Дуслык темасын яхшы итеп ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирә торган 155 нче гимназиясе;

Махсус «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасын ачкан өчен» бүләге – Казан шәһәре Совет районының 181 нче күппрофильле мәктәбе;

Фестивальдә катнашучы – Казан шәһәре Идел буе районының Россия Герое Д.Р.Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе .