Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.04.2026, 19:19

Илсур Метшин «Зур тәнәфес»тә катнашучыларга: «Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр»

Фестивальдә 6 мең бала һәм яшүсмер катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәбе чыккан

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гомуми белем бирү учреждениеләре өчен уздырыла торган «Зур тәнәфес» фестиваленең гала-концерты булды. Быел шәһәр бәйгесендә 6 мең кеше катнашкан, финалга Казанның 24 мәктәп укучысы чыккан. Концертта укучылар иң яхшы иҗади номерларны тәкъдим итте. Совет районының 175 нче гимназиясе һәм шәһәрнең Киров районындагы 3 нче гимназиясе фестивальнең җиңүчеләре һәм бер миллион сумлык сертификат ияләре дип танылды. Иң яхшы коллективларга бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

Марат Мөгыйнов фотосы

Быел иң талантлы мәктәп исеме өчен 6 мең бала һәм яшүсмер көрәшкән. Коллективлар «Без – Казан балалары, без – бөек ил балалары» темасы буенча чыгыш ясаган. Бәйгегә чакырылган жюри катнашучыларны дүрт юнәлеш: театр, музыка һәм бию, шулай ук оригиналь жанр буенча сайлап алган.

«Без инде 18 нче «Зур тәнәфес»кә нәтиҗә ясыйбыз. 18 ел дәвамында катнашучыларыбызның чыгышлары да яхшырды, фестиваль үзе дә тулы бер хәрәкәт статусына ия булды. Быел гына да фестивальдә 6 мең бала катнашты. 18 ел эчендә сәхнәгә Казанның төрле мәйданчыкларында, шул исәптән финалда, 150 мең бала чыгыш ясады, – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. – Залда ата-аналар, педагоглар, уку йортларының директорлары утыра, барыбыз өчен дә уртак фикерне җиткерәм дип уйлыйм, без балаларыбызның бу дәрәҗәдә сәләтле булуларыннан, аларның бик шәп чыгыш ясауларыннан зур ләззәт алабыз».

Шәһәр башлыгы чыгышларга бәя бирү һәм катлаулы карарлар кабул итү бурычы йөкләнгән жюри әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Минем өчен сез барыгыз да җиңүчеләр, барыгыз да гран-при ияләре. Аңлавымча, сез иң-иң яхшылары. Балаларыбыз, укучыларыбыз иҗат төркемнәре башлыклары җитәкчелегендә зур хезмәт башкаралар. Вокал, бию, хореография укытучыларына рәхмәт. Без бик матур чыгышлар карадык, һәм болар бар да сезнең хезмәтегез җимеше. Әлеге эшкә зур игътибар бирүегез өчен рәхмәт. Мин беренче гала-концертларыбызны искә алам һәм, бүгенге чара белән чагыштырып, 6 мең катнашучыбызга Казанда узган «Яңа дулкын» фестивалендәге сыман якты хатирәләр бүләк итә алуыбызны аңлыйм», – дип мөрәҗәгать итте мэр катнашучыларга. Ул шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә, мәктәп директорларына, коллектив лидерларына һәм катнашучыларның ата-аналарына рәхмәт белдерде.

Конкурс өч этапта: мәктәп (19 гыйнвар – 20 февраль), район (24 февраль – 6 март) һәм шәһәр (10–16 март) буенча узган. Өченче турда фестивальдә катнашучы барлык мәктәпләрне икегә: «Зур» (1000 нән артык укучы) һәм «Кече» (1000 нән азрак укучы) төркемгә бүлгәннәр.

Финал туры Казанның төрле мәдәни үзәкләрендә узган. Әйтик, 10 март көнне С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында – Совет районы мәктәп укучылары; 11 мартта В.И.Ленин исемендәге Мәдәният йортында –Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары укучылары; 13 мартта «Мәскәү» мәдәният үзәгендә – Киров һәм Мәскәү районнары укучылары; 16 мартта «Чулпан» мәдәният үзәгендә Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф оешмалары укучылары көч сынашкан.

Бүләкләү тантанасы алдыннан мәктәп коллективлары тамашачылар өчен иҗади чыгышларын тәкъдим иткән. Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия – «Галәм» укучылары сәхнәдә үзләренең дәртле татар биюен башкарган. Ике җырчы үзләренең көчле, моңлы тавышлары белән залны әсир итеп, күңелле бәйрәм рухын тудырган. Әлеге чыгыштан соң зал көчле алкышлар белән җавап биргән.

Концертта шулай ук патриотик темага «Это все мое родное» дигән җыр җырланган. Аны 18 нче гимназия укучылары 181 нче мәктәпнең иҗат төркеме белән бергә башкарган. Гитара тавышына җыр яңгыраган вакытта экранда һәлак булган сугышчыларның фотосурәтләре күрсәтелгән. Залда утыручылар хисләргә бирелеп, салмак кына елаган.

Аннан соң сәхнәдә 10 нчы гимназиянең 17 укучысы агач кашыкларда дәртле татар бию көен уйнаган. Тамашачылар бәрмә уен коралларының яңгыравыклы авазына дәртләнеп кул чапкан.

Коллективлар чыгыш ясаганнан соң Казан мэры Илсур Метшин фестивальдә җиңүчеләргә сертификатлар тапшырган.

«Башка бәйгеләрнеке кебек үк, безнең фестивальнең дә бүләкләре, урыннары бар. Мин үз фикеремне әйттем инде: барыгыз да Гран-при ияләре. Шулай да, урын алган төркемнәрне дә билгеләп үтү кирәк», – диде мэр.

Кече төркемдә беренче урын һәм төп бүләк – 1 миллион сум – Киров районының татар телендә белем бирә торган 3 нче гимназиясенә тапшырылган. Идел буе районының 18 нче номерлы «Галәм» гимназиясе икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка ия булган. Мәскәү районының Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиясе өченче урын яулап, аңа 350 мең сумлык сертификат бирелгән.

Зур төркемдә беренче урын ияләре – Совет районының 175 нче гимназиясе. Учреждение коллективына 1 миллион сум күләмендә бүләк тапшырылган. Икенче урынга һәм 500 мең сумлык сертификатка Яңа Савин районының 177 нче лицее лаек булган. Өченче урынны ике уку йорты: Киров районының 188 нче күппрофильле лицее һәм Яңа Савин районының 107 нче «Ачыш» гимназиясе бүлешкән. Аларга шәһәр мэры 350 мең сумлык сертификатлар тапшырган.

Видеорепортаж
09.04.2026 19:21
Барлык яңалыклар