В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сыйныф-лабораторияләр, концерт залы, ике спорт залы һәм бассейннары булган табигый-фәнни профильле лицей 1,5 мең баланы кабул итә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Күп балалы яшь гаиләләр барлыкка килүе безне нык сөендерә. Биш ел элек кенә 1501 урынлы мәктәп ачтык һәм узган уку елында ул планны арттырып үтәде, бүгенге көндә анда өч мең бала укый. Шуңа күрә без 1501 урынга мәктәп төзү турында карар кабул иттек. Ул 670 урынлык концерт залы, ике спорт залы, химия, физика белән шөгыльләнү өчен искиткеч лаборатория сыйныфлары белән җиһазландырылачак», – диде Илсур Метшин.
Умырзая урамында мәктәпне узган елның декабрендә төзи башладылар, өч катлы бинаның гомуми мәйданы 28 мең кв.м тәшкил итә. Төзелеш заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, проектлаучы – «Татинвестгражданпроект». Учреждениенең беренче катында холл, гардероб, башлангыч сыйныф кабинетлары, рекреацион зона, ашханә һәм бассейннар урнашачак. Профильле фәннәр буенча укыту өчен кабинетлар һәм актлар залы – икенче катта.
«Республика рәисе карары буенча мәктәптә ике бассейн булачак. Барлык эшләр дә башланган, төзелеш 25% ка башкарылган. Август башында без беренче сыйныфларга һәм «Весна-2» торак комплексы укучыларына яңа заманча мәктәп бүләк итәчәкбез», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директоры урынбасары, баш архитектор Елена Вәлиева сөйләвенчә, мәгариф учреждениесе бинасының фасады дизайны торак комплекс йортлары бизәлеше белән бер стильдә булачак. Тышкы бизәлеш ачык төсләр гаммасында башкарылачак, өстәмә рәвештә агач фактурасы кулланылачак.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина, үз чиратында, ашханә 750 балага исәпләнгән, ул барлык санитар-эпидемиологик таләпләргә туры киләчәк, дип хәбәр итте. «Федераль программа кысаларында башлангыч мәктәп укучылары бушлай туклану белән тәэмин ителәчәк. Баланың әти-әнисе карары буенча иртәнге, төшке аш һәм кичке әбәт булачак», - дип аңлатты департамент директоры.
Эшләрнең гомуми бәясе 2,6 млрд сум тәшкил итә. «ИСК СтройИнжиниринг» (подрядчы фирма) генераль директоры Рамил Фәттахов сүзләренә караганда, хәзер объектта 360 кеше эшли.
Икенче (75%) һәм өченче (55%) катларны ябу, вентиляция һәм электр системаларын, тәрәзәләрне монтажлау дәвам итә. Эчке инженерлык коммуникацияләрендә, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрендә эшләр алып барыла. Зәгыйфь токлы система урнаштыру, штукатурлау, түбәдә, фасадта эш башланган.
«Весна-2» торак комплексында 4,6 мең кешегә исәпләнгән сигез йорт файдалануга тапшырылган. 1,2 мең кешегә исәпләнгән тагын бер йорт төзелә. Торак комплекста 5,8 мең кеше яшәр дип көтелә. Территориядә 120 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы бар, тагын берсе (220 урынга) проектлана.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елы башына Татарстан башкаласында өч белем бирү учреждениесе ачылачак: М14 микрорайонында (1224 урынга), «Новые Горки» (1224 урынга) һәм «Весна-2» торак комплексларындагы (1501 урынга) мәктәпләр.
Төзелә торган мәктәпкә бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов килде.