Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.06.2021, 10:32

Илсур Метшин: «1 сентябрьгә шәһәрнең мәктәп ашханәләрендә урыннар саны 2730 артачак»

Казанда 43 мәктәп азык-төлек блогы капиталь ремонтланачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). Яңа уку елына Казанның мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары саны 2730-га артачак. 1750 яңа урын ашханәләрдә 43 мәктәпне капиталь төзекләндерү нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк, тагын 980 урын – «Салават күпере» һәм «Арт-сити» торак комплексларында ике яңа мәктәп ачылу сәбәпле.

Илсур Метшин 16-нчы номерлы татар-инглиз гимназиясендә ремонт эшләренең барышын контрольдә тотты, анда өстәмә рәвештә 72 утырту урыны барлыкка киләчәк. «Бу ашханәләрне реконструкцияләү безгә бөтен балаларны да кайнар ризык белән тәэмин итүдә ярдәм итүнең яхшы мисалы», – диде Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда туучылар саны арту сәбәпле, ел саен укучылар саны арта һәм, нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләрендә урыннар җитмәү арта. Әйтик, биш ел элек шәһәр мәктәпләрендә 130 мең укучы исәпләнгән булса, быел – 150 мең бала, ә 2025 елда парталар артына 195 мең укучы утырачак.

«Безнең кечкенә ашханәләргә балалар инде сыймый иде»

16-нчы номерлы гимназиядә азык-төлек блогын ремонтлау июнь башында башланды һәм август уртасында тәмамланачак. Эшләрнең иң төп этабы артта калды - эшчеләр инде төшке аш залын киңәйттеләр. Ашханәдә төзекләндерүгә кадәр 120 утырту урыны бар иде, ә реконструкциядән соң аларга тагын 72 урын өстәләчәк.

Бүген гимназиядә кайнар ризык белән тәэмин итү 87% тәшкил итә. «Безнең гимназиядә ашханә башта 600 балага исәпләнгән иде. Әмма микрорайон үсә, балалар күбәя. Хәзер бездә 1076 кеше белем ала, һәм безнең кечкенә ашханәгә алар инде сыймадылар», – дип сөйләде гимназия директоры Гөлфия Хәлимова.

Аның сүзләренә караганда, өстәмә утырту урыннары булдырырга, төшке ашлар залына кулинария кабинетын кушу ярдәмендә мөмкин булачак. Моннан тыш, укучылар өчен кул сую урыннары коридорда ашханә янында урнаштырылачак, дип аңлатты Г.Хәлимова.

Ашханәләрне ремонтлау барышында эшчеләр идәннәрне, диварларны, түшәмнәрне, яктырткычларны яңарталар, вентиляцияне тулысынча алмаштыралар, инженерлык челтәрләрен сузалар, төшке аш залларын мебель белән комплектлыйлар, кухня зоналары өчен яңа җиһазлар урнаштыралар.

Быел Казанда 43 мәктәп ашханәсен ремонтлауга 297,4 млн сум акча бүленгән

Реконструкция проектын И.Метшинга Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәтшина тәкъдим итте. «Бездә азык-төлек блогларының төрле төсләрдәге әзер проектлары бар. Һәр мәктәп үз төсен сайлый ала, – дип сөйләде ул. – Тагын без мәктәпләргә татар һәм рус телләрендә белем бирү постерларын тәкъдим итәбез, алар шулай ук үзләренә ошаганнарын сайлап ала алалар». Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бюджеты хисабына азык-төлек локлары өчен 32 млн сумга җиһазлар куелачак.

И.Метшин ашханәне ремонтлау проектын уңай бәяләде. «Бу инде туклануны оештыруның бөтенләй башка сыйфаты булачак», – диде ул.

Мәктәп рестораннары саны 112 гә кадәр артачак

Быел Казанда 43 мәктәп ашханәсен ремонтлауга 297,4 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте шәһәрнең Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев. Ул билгеләп үткәнчә, бүген төшке аш залларын шәһәрнең 12 мәктәбендә киңәйтү мөмкинлеге бар: «Заллар эчке планлаштыру, чиктәш кабинетларны кушу хисабына киңәя. Мәктәпләрдә кушылган биналарның гомуми мәйданы 250 квадрат метрга якын тәшкил итәчәк».

Илсур Метшин әлеге эшнең төп нәтиҗәсен ассызыклады: «Быел мәктәп ашханәләрендә утырту урыннары 2730 урынга артачак, шуларның 1750 урынга – ремонт һәм 980 урынга – яңа мәктәпләр хисабына». Шулай ук 175 нче гимназиядә ашханә ремонтланачак.

Мэр билгеләп үткәнчә, бу эш ярдәмендә Казанда мәктәп рестораннары саны артачак. Шәһәрдә җәйге каникулларга кадәр аларның саны 66 булса, 1-нче сентябрьгә аларның саны 112-гә кадәр артачак. Исегезгә төшерәбез, бу проект 2012 елдан Казанда гамәлгә ашырыла. Элеккеге төссез ашханәләр яңартылганнан соң модалы якты дизайн, эргономик җиһазлар, заманча декор элементлары ала, алар җылы атмосфера тудыра, һәм, әлбәттә, заманча кухня җиһазлары белән тәэмин ителә.

Киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Илсур Метшин 16-нчы номерлы татар-инглиз гимназиясендә ремонт эшләренең барышын бәяләде
Видеорепортаж
09.06.2021 10:29
Илсур Метшин 16-нчы номерлы татар-инглиз гимназиясендә ремонт эшләренең барышын бәяләде
Барлык яңалыклар