В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры малайларга тимераяклар һәм Санкт-Петербургка сәяхәт бүләк итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Кыш Бабайга хат» шәһәр хәйрия акциясе бу атнада башланды. 6 яңа ел чыршысы Казан Башкарма комитеты бинасында, район администрацияләре холларында, шулай ук «Игелекле Казан» коворкингында урнаштырылды.
Мэр алган беренче хатны тимераякта шуу турында хыялланган Рамил язган. «Мин тимераякта яхшы йөрим. Зинһар, минем хыялымны тормышка ашырыгыз һәм тимераяклар бүләк итсәгез иде. Хыялым тормышка ашар дип ышанам», - диелә аның Кыш Бабайга мөрәҗәгатендә.
Тамерлан әнисе һәм сеңлесе белән Санкт-Петербургка сәяхәт турында хыяллана. «Без сарайларны күрергә һәм җәяү йөрергә телибез», – дип язган ул Яңа ел тылсымчысына.
Казан Мэрына нәкъ менә шушы теләкләрне тормышка ашырырга туры киләчәк.
Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, быел 500 дән артык мөрәҗәгать алынган. Бүләкләрне аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм ятим балалар алачак. Быел аларга Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы балалары, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның балалары кушылачак.
28 нче декабрьгә кадәр барлык теләүчеләр дә авыр тормыш хәленә эләккән балаларның теләкләре язылган открыткаларны сайлый һәм аларның хыялын тормышка ашыра ала. Бүләкләр җыю шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Петербург ур., 70.
«Кыш Бабайга хат» акциясе Казанда 11 нче мәртәбә уздырыла. Бу вакыт эчендә 1800 бала бүләк алган.