Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2020, 12:28

Илсур Метшин: «Һава торышы фаразыннан чыгып, 21 сентябрьдә җылылык җибәрүне игълан итә алырбыз, дип уйлыйм»

Казан Мэры Торак коммуналь хуҗалык комитеты һәм район администрацияләре башлыкларын җылыту сезонына әзерләнергә чакырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин Торак-коммуналь хуҗалык комитетына һәм район администрацияләре башлыкларына җылылык бирү срокларын билгеләргә һәм ягу сезонына әзерләнергә йөкләде. Казанлыларның өйләрендә җылылыкны инде бер атнадан, 21-нче сентябрьдән җибәрә башлаячаклар, дип көтелә.

«Һава торышы көз җитүе турында сөйли, синоптиклар безгә көннәрнең суытачагын вәгъдә итә. Шуңа бәйле рәвештә, мин Башкарма комитеттан җылылык бирү срокларын каравын сорыйм, - диде Мэр. - Якындагы ике атна перспективасында һава торышы фаразлырына карап, инде 21-е, киләсе дүшәмбе көнне, җылылык җибәрүнең башлануы турында игълан итә алачакбыз. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, район администрацияләре башлыклары, җылылык челтәрләре һәм моның өчен җавап бирүчеләрнең барысы да - әйдәгез әзерләнәбез».

Исегезгә төшерәбез, җылыту сезоны уртача тәүлеклек һава температурасы 5 көн дәвамында +8 градус торганда башлана. Кирәк булганда, социаль өлкәгә караган учреждениеләргә, беренче чиратта хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, интернатларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, алардан килгән гаризалар буенча, җылылыкны вакытыннан алда бирергә мөмкин. Җылылык бирү чорында район администрацияләрендә һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитетында кайнар линия телефоннары эшләячәк. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасына гариза бирә алачак.

Җылылык белән тәэмин итүнең барлык алты чыганагы, шул исәптән ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-3, район котельныйлары - КТС «Савиново», «Горки», «Азино», шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 135 котельные һәм 50 ведомство котельные эш башларга әзер.

Быел гамәлдәге чикләүләр аркасында планлы эшләр һәм челтәрләрне пресслау графигына төзәтмәләр кертелде. Кышкы сезонга әзерлек барышында 50-1200 мм диаметрлы магистраль һәм квартал эчендәге 1,9 чакрым озынлыктагы җылылык челтәрләренә ревизия, юдырту һәм опрессовка үткәрелде. Капиталь төзекләндерү программасы кысаларында 37 чакрым торба үткәргечләр алыштырылды һәм реконструкцияләнде. Җылылык челтәре хуҗалыгының җылылык йөкләнешләренә әзерлеген раслаган җылылык челтәрләренә финиш пресславы үткәрелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.09.2020
Барлык яңалыклар