Май ахырында капиталь ремонттан соң Бокс һәм өстәл теннисы үзәге ачыла
Фото: Марат Мөгыйнов
«Бик тиздән Казан зур халыкара вакыйганы – БРИКС илләре уеннарын кабул итәчәк. Безгә 100 дән артык илдән 5,5 мең катнашучы киләчәк. Ярышларны бөтен планета буйлап миллионлаган спорт сөючеләр күзәтәчәк. Ләкин БРИКС уеннары дәрәҗәле спорт турниры һәм Казанны дөньяга таныту өчен менә дигән форсат кына түгел, ул – казанлылар шөгыльләнә торган спорт объектларын яңарту мөмкинлеге дә. Шундыйларның берсе – Универсиадага төзелгән Бокс һәм өстәл теннисы үзәге. Еллар узу белән күп кенә технологияләр, материаллар үзгәрде, үзәкне яңарту ихтыяҗы туды. БРИКС уеннары ярышлары биредә ике атна дәвам итәчәк. Шуннан соң ике мең яшь спортчы уңайлы шартлар тудырылган бинада тагын күп еллар үз осталыкларын камилләштерә алачак», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгына үзәк керү урыны, спортчылар өчен икенче катта урнашачак ял бүлмәләре һәм конференцияләр залының дизайн-проектын тәкъдим иттеләр. Бокс һәм өстәл теннисы үзәге интерьеры «Алтын Групп» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан Казанны үстерү институты белән берлектә башкарылган. Эшләрнең заказчысы – «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ.
«Элек холлга керү урыны караңгы төсләр белән бизәлгән иде. Без ачык төсләр сайладык, чөнки үзәкнең үткәрү сәләте зур – биредә көн саен берьюлы 1400 бала шөгыльләнә», – дип билгеләп үтте физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов.
БРИКС уеннары кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар 19-22 нче июньдә узачак, анда 128 спортчы катнашыр дип көтелә. Команда ярышларында һәм шәхси бәйгеләрдә дүрт комплект медаль уйнатылачак. Бокс буенча турнирга 156 спортчы киләчәк, ир-атлар һәм хатын-кызлар берничә үлчәү категориясендә көч сынашачак, 25 комплект медаль уйнатылачак. Ярышлар 13-16 нчы июньгә планлаштырылган.
БРИКС уеннарыннан соң спорт үзәгендә даими нигездә 400 яшь теннисчы, 400 боксчы, 600 гимнаст һәм футболчы шөгыльләнәчәк.
Үзәктә капиталь ремонтны 25 нче майга төгәлләргә уйлыйлар. Бинада яңа инженерлык системалары урнаштырылган. Аз токлы челтәрләрне, электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм су чыгару, вентиляция, кондиционер системаларын монтажлау 90% ка башкарылган, шулай ук эчке бизәү эшләре тәмамланган һәм территория төзекләндерелгән.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары Татарстан башкаласында 10-26 нчы июньдә шәһәрнең 17 спорт объектында узачак. Биш меңгә якын спортчы һәм делегация әгъзалары килер дип көтелә. Ярышлар 29 спорт төре буенча узачак (шуларның 20 се – Олимпия төрләре), 389 комплект бүләк уйнатылачак.
Диләрә Гафурова