Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.12.2023, 17:39

Илсур Метшин һәм Сергей Кузнецов «Милли үзенчәлек чагылышы» күргәзмәсен карадылар

Аның нәтиҗәләре буенча төзүчеләр өчен Казан архитектурасы үзенчәлекләре белән махсус каталог төзеләчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь, Юлия Летникова). Бүген «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумында «Милли үзенчәлек чагылышы» күргәзмәсе ачылды. Анда тәкъдим ителгән эшләр, шул исәптән картиналар, панно, орнаментлар форум нәтиҗәләре буенча төзеләчәк махсус каталогка кертеләчәк. Экспозиция белән ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Мәскәүнең баш архитекторы Сергей Кузнецов танышты.

Ноябрь башында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казанның милли үзенчәлегенә багышланган махсус каталог өчен open-call форматында идеяләр җыюны игълан итте. Каталог Казанда чит шәһәр һәм чит ил архитекторлары эше өчен үзенчәлекле ярдәмче булырга тиеш, аның нигезендә белгечләр шәһәр биналарын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә еш кулланыла торган милли орнаментларны, төсләрне, материалларны өйрәнә алачак.

Open-call кысаларында шәһәр халкына, рәссамнарга, дизайнерларга, архитекторларга һәм төрле өлкәләрдән килгән башка белгечләргә, шулай ук ТР башкаласы белән кызыксынучы чит төбәкләрдә яшәүчеләргә идеяләр, фикерләр, шулай ук шәхесне ачучы төрле предметлар белән уртаклашырга тәкъдим иттеләр. Экспозициягә Казанның үзенчәлеге темасын, аның мәдәни кодын аңларга мөмкинлек бирүче әсәрләр кертелде.

Күргәзмәдә Мэрга шулай ук «Милләт хәзинәсе» җәяүлеләр күпере төзү идеясен тәкъдим иттеләр. Ул Кабан күленең көнчыгыш һәм көнбатыш якларын тоташтырачак. Конструкция дизайны нигезендә Казанның милли мәдәниятен интерпретацияләү ята. Ромб формасындагы корылма якын-тирә шәһәр пейзажына яраклаштырылган. Күпер берничә «утраудан» тора, ә аның периметры буенча фонтан каралган, аның силуэты татар орнаментын хәтерләтә. Шулай ук проект буенча күпер янында этник тематикага чаралар үткәрү өчен мәйданны төзекләндерү каралган.

«Кече архитектура формалары аша без мәдәни кодны җиткерә алабыз»
Элина Сәфәрова
ES Gallery оештыручысы

Күргәзмәне караганнан соң Илсур Метшин ES Gallery оештыручысы Элина Сәфәрова һәм «Сцена» галереясына нигез салучы Анастасия Шавлохова үткәргән тематик сессиядә катнашты. Сессиядә Казанның яңа бренды була алырлык проектларны гамәлгә ашыру турында тәкъдимнәр яңгырады. Алар арасында, мәсәлән, «скульптуралар шәһәре» концепциясен булдыру бар иде.

«Бу тиз тарих – архитектура вакыт ала, ә скульптуралар белән без кешеләрнең аңнарын тиз үзгәртә алабыз, кечкенә архитектура формалары аша мәдәни кодны җиткерә алабыз», – дип билгеләп үтте Элина Сәфәрова. Мисал итеп ул «Казаныш» форумы алдыннан Камал театры янында урнаштырылган «Мәңгелек» арт-объекты турында сөйләде. Илсур Метшин әлеге композицияне Иске Татар бистәсендә урнаштырырга тәкъдим итте.

Шулай ук Элина Сәфәрова ТР башкаласында Идел буе заманча мәдәният үзәген ачарга тәкъдим итте: «Аның масштабы – зур җир участогы, билгеле архитектурасы булачак. Казан – Россиянең яраткан шәһәрләренең берсе, һәм ул яңа төсләргә төренә ала».

«Сез безгә күрсәткән нәрсә – бөтенләй көтелмәгән караш. Ул алга таба да, шул исәптән җәмәгатьчелек белән дә, фикер алышуга лаек, шуңа күрә мин саубуллашмыйм. Чит ил кунаклары, архитекторлар безне монда кызыксынып тыңлаганына шатмын. Барысы да файдалы булыр дип ышанам, ә без архитектура җәмәгатьчелеге дә моны игътибар белән тыңларбыз һәм тормышка ашырырбыз», – дип йомгаклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы башланды. Ул 5-7 нче декабрьдә Г.Камал исемендәге театр мәйданчыгында узачак. Чара 5 меңгә кадәр катнашучыны җыячак. Үз карашлары белән БРИКС илләреннән мэрлар, архитекторлар, урбанистлар, шулай ук Россиянең 96 архитектура бюросы вәкилләре уртаклашачак. Аңа 250 дән артык спикер кушылачак, шуларның 19 ы – чит илләрнеке. Алар арасында Төркия, Иран, Кытай, Катар, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия һәм Бөекбритания экспертлары бар.

Программада 65 тән артык чара бар, алар арасында: сессияләр, паблик-токлар, түгәрәк өстәлләр, кейс-сессияләр һәм мастер-класслар. Быел беренче тапкыр форумда балалар программасы оештырылды. Яшь кунаклар өчен мастер-класслар һәм лекцияләр әзерләнгән.

Фоторепортаж
«Казаныш» архитектура-төзелеш форумын ачу
Видеорепортаж
05.12.2023 16:56
Илсур Метшинга һәм Сергей Кузнецовка «Милли үзенчәлек чагылышы» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар